Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Госманлы империясендә әрмәннәрне үтерүне геноцид дип таныды


Джо Байден 2015 елда әрмән корбаннарын искә алу чарасында, архив фотосы
Джо Байден 2015 елда әрмән корбаннарын искә алу чарасында, архив фотосы

Төркия президенты әрмән геноциды темасының сәясиләштерелүен белдерде. 

АКШ президенты Джо Байден XX гасыр башында Госманлы империясендә әрмәннәрне күпләп үтерүне геноцид дип таныды. Бу турында Ак йорт урнаштырган документта әйтелә. Белдерү 24 апрельдә, әлеге вакыйгаларны искә алу көнендә ясалган.

Гадәттә Ак йорт бу көнне корбаннарны искә алу белдерүен чыгара, ләкин быел белдерүдә беренче тапкыр "геноцид" төшенчәсе кулланыла.

Белдерүдә 1915 һәм аннан соңгы елларда Госманлы империясендә бер ярым миллион әрмәннең корбан булуы әйтелә. Документта шулай ук кеше намусы һәм иминлеге сакланган, элекке дәһшәтле вакыйгалар кабатланмаган, хөрмәт һәм кеше хокукларын тануга нигезләнгән дөнья коруга өндәмә бар.

2019 елда әрмән геноциды АКШ Конгрессының ике пулаты тарафыннан танылды, ләкин ул чакта әлеге карар башкарма хакимият тарафыннан хупланмады.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Байден белдерүен шәрехләп, әрмән геноциды темасы "өченче як тарафыннан сәясиләштерелә" дип әйтте.

Тарихчылар 1915–1916 елларда Госманлы империясе җирләрендә 1,5 миллионга кадәр әрмәннең үтерелүен хәбәр итә. Әрмән ягы халыкның хакимият тарафыннан юкка чыгарылуын белдерә. Әнкара исә әлеге белдерүне кире кага, дәүләтнең әрмәннәрне үтерүдә максатчан сәясәт алып бармавын әйтә.

Әрмәннәр геноцидын тануны АКШның элекке президенты Барак Обама максат итеп куйган иде (Джо Байден аның такымында вице-президент вазифасын башкарды). Обама моны башкара алмады, президентлыгы тәмамлангач, ул моңа үкенүен белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG