Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт департаменты Кытайны уйгырлар геноцидында гаепли


АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео
АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео

Кытайны җаваплылыкка тартырга кирәк, дип саный департамент башлыгы.

АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте. Аның белдерүе белән "Axios" басмасы танышкан.

Кытай уйгыр мөселманнарын һәм башка дини һәм милли азчылыкларны эзәрлекли, ди Помпео. "Бу гамәлләр кытай халкы һәм бөтен дөньядагы цивилизацион илләр өчен сынау булып тора. Кытай җаваплылыкка тарттырылырга тиеш", дип язды ул үзенең Twitter аккаунтында.

Дәүләт департаменты башлыгы белдергәнчә, хәзер дә дәвам иткән җинаятьләргә миллионнан артык уйгырны тоткын итеп тоту, көчләп ясалган стерилизация, тоткыннарны газаплау, мәҗбүри эшләтү, дин иреген, фикер белдерү иреген кысу керә.

Помпео уйгырлар геноциды турында аның вәкаләтләре бетүгә бер көн кала игълан итте. Элегрәк уйгырлар геноциды турында сайланган президент Джо Байден да белдергән иде. Axios язуынча, Трамп идарәсенең китүенә кадәр Кытайга карата ниндидер гамәлләр кылу-кылмавы әлегә билгесез.

АКШ – Кытайның уйгырларга карата гамәлләрен геноцид булып атаган беренче ил.

Инде берничә ел Кытайда "тәрбия лагерьләре" эшли, алар аша җирле уйгырлар, башка мөселман халыклар, шул исәптән татарлар да уза. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атый. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш белән аңлата.

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

2020 елның июнендә АКШ президенты Дональд Трамп Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесе кешеләре – уйгырлар һәм башка мөселманнарны кысырыклауга каршы элек Конгресс тарафыннан кабул ителгән канун өлгесен имзалады. Сентябрьдә Австралия галимнәре "тәрбия үзәкләре" челтәренең киңәюен хәбәр итте. Соңгы елда ким дигәндә 61 яңа төрмә төзелүе турында галәмнән төшерелгән видео дәлилләр табылган.

XS
SM
MD
LG