Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Баймак районындагы җыенда халык активист Илдар Йомаголовка булган һөҗүмне тикшерүне таләп итә


Баймакта җыенга килүчеләр
Баймакта җыенга килүчеләр

Чара хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәсә дә, җыенга 400ләп кеше килде.

Башкортстанның Баймак районында хакимият һөҗүм ясалган активист Илдар Йомаголовка теләктәшлек белдерү җыенына рөхсәт бирмәсә дә, бүген 400ләп кеше урам чарасына чыкты. Җыенда "Башкортстан патриотлары" хәрәкәте вәкилләре, башкорт милли хәрәкәте активистлары, Куштауны яклаучылар, Стәрлетамак, Уфа һәм республиканың алтын табу карьерлары булган район халкы бар. Алар экологик проблемнар турында да сөйләшә. Бу хакта Баймактан "Idel.Реалии" хәбәрчесе хәбәр итә.

18 апрельдә, Башкортстанның Баймак шәһәрендә кара кием һәм кара битлек кигән өч кеше җирле эколог Илдар Йомаголовны биталар белән кыйнады. Активистның кабыргалары, аяклары сынды, бер аягының сөяге чәрдәкләнгән булганга, операция таләп ителә.

Экологлар һәм активистлар җыенда танылган активистка булган һөҗүмне тикшерүне һәм гаеплеләрне җәзага тартуны, шулай ук республиканың экологик проблемаларын тикшерүне таләп итү өчен җыелды.

Күптән түгел оешкан "Башкортостанның яшел калканы" иҗтимагый экологик хәрәкәтендә белдерүләренчә, активистка һөҗүм эше "Русия җәмәгать пулаты, Гомумрусия халык фронты һәм төбәктәге депутатлар корпусы катнашында Бөтенрусия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан контрольгә алынган.

19 апрельдә, Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында халык җыены булды, анда яшәүчеләр Уфада урнашкан "Са-Нэко" ширкәтенә караган сәнәгать калдыклары полигонын тиз арада ябуны таләп иттеләр.

Куштауның танылган яклаучысы, Чакмагыш активисты Руслан Нуртдинов сигез көнгә сак астына алынды. Ул 21 апрельдә Алексей Навальныйны яклап "рөхсәтсез иҗтимагый чара"га - протест чарасына баруга чакыруда гаепләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG