Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Чернобыль фаҗигасенә 35 ел тулу уңаеннан узган пикетта экология мәсьәләләре күтәрелде


Казандагы пикет
Казандагы пикет

Казанда Чернобыль атом электр станциясендә булган шартлауга 35 ел тулуны искә алу максатыннан пикет оештырылды. Активистлар бу уңайдан Татарстандагы экологик вәзгыятькә дә игътибарны җәлеп итте. 

25 апрель Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында үткән пикетта "Атом электр станциясе булмасын", "Татарстанга чүп кертүне тыйган канун таләп итәбез", "Татарстан хөкүмәте, супертоксиннарны даими контрольгә алуны таләп итәбез" дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде. 15 ләп кеше катнашкан чараны Татарстанның атомга каршы оешмасы оештырды.

Оешма җитәкчесе Альберт Гарапов Азатлыкка әйтүенчә, бу пикет белән алар беренче чиратта Осиново бистәсендә төзелүче чүп яндыру корылмасын төзүне туктатуны, атом электр станцияләрен башка төземәүне, атом куркынычсызлыгы булдыруны, азык-төлекләрне нурландыруны туктатуны, нурландырылган азык-төлеккә радура билгесен куюны таләп итүләрен әйтте.

"Без Русиядә чүпләрнең башка төбәкләргә ташуны туктатуны да сорыйбыз. Чөнки Мәскәү кебек шәһәрләрдән төбәкләргә начар чүпләрнең ташылуын теләмибез", дип белдерде ул.

Гарапов Татарстанда чүп яндыру заводы төзеп экологик куркыныч тудыруны республика түрәләренең генә туктатып кала алмаячагын әйтте. Бу аларның кулыннан килми, дип җиткерде ул.

"Чүп яндыру заводы мәсьәләсендә карарлар Мәскәүдә кабул ителә. Монда исә шул карарларны үтиләр генә. Үтәмәсәләр түрәләр эш урыннарыннан колак кагалар", дип сөйләде пикетны оештыручы.

Альберт Гарапов Чернобыль атом электр станциясе белән Осиново бистәсендә төзелүче чүп яндыру заводларын да чагыштырды.

"Чернобыль фаҗигасендә радиация шунда ук чыгып кешелеккә зыян салса, Осиновадагы заводтан чыгачак агулы маддәләр әкрен-әкрен генә кешеләргә зыян китерәчәк. Чүп яндыру заводыннан чыга торган диоксин маддәсе кеше организмына кергәч аннан берничек тә чыкмый һәм кешене әкренләп үтерә. Галимнәр мондый заводларның ун ел эчендә үзенең әйләнәсендәге 100 квадрат километрлык мәйданны агулавын исәпләп чыгарган. Ул шартлауга куелган бомба кебек булачак", дип белдерде ул.

Активист Осиново бистәсендә төзелүче чүп яндыру заводына каршы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итүләрен, аңа чүпне аерып җыюны һәм кабаттан эшкәртүне тәкъдим итүләрен, ләкин уңай җавап ала алмауларын да белдерде.

2006 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы 26 апрельне Халыкара нурланыш казалары корбаннары көне дип билгеләде. Бу көнне 35 ел элек Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булды. Нәтиҗәдә атмосферага 190 тоннага якын нурланышлы матдәләр таралды. 400 меңнән артык кеше һәлакәт зонасында булды һәм нурланыш алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG