Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин тәнкыйтеннән соң мәгариф министрлыгы тарих дәреслекләрен тикшерәчәк


Путин еллык юлламасында тарих дәреслекләренә гаҗәпләнүен белдергән иде.

Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә укытылучы тарих дәреслекләренең эчтәлегенә анализ ясаячак. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов "Россия 1" телеканалында "Москва. Кремль. Путин" тапшыруында белдергән.

"Без хәзер барлык дәреслекләргә дә тулы анализ ясаячакбыз", дигән министр.

Тарих дәреслекләрен тикшерү эше Русия президенты Владимир Путинның тәнкыйтеннән соң башланган. Моңа кадәр Путин еллык юлламасы чыгышында мәктәп дәреслекләрен гаҗәпләнеп укуын белдергән иде.

"Әйтерсең, безнең турыда язмыйлар. Аларны кем яза, мондый уку әсбапларын кем рөхсәт итә? Гаҗәп! Анда нәрсә генә язылмаган, "икенче фронт" турында да, тик Сталинград сугышы турында гына берни әйтелмәгән. Шулай да була", дип белдергән иде Путин.

Элегрәк тә Путин тарих дәреслекләрен тәнкыйтьләп килде. Аерым алганда, 2014 елда ул икенче дөнья сугышы тарихына бәя бирүне "котычкыч" дип атаган иде. Ул "идеологик чүп"тән котылырга кирәк дип белдерде.

Март ахырында Русия мәгариф министрлыгы тарих буенча яңа мәктәп дәреслекләрен хуплады. Китаплар татарларны "ясак суыручылар" дип атаган Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкчелегендә әзерләнгән. Яңа дәреслекләрдә Русиянең дәүләт мәнфәгатьләре исәпкә алыначачак дип белдергән иде. Беренче тиражы апрель ахыры – май башында чыгар дип көтелә.

Моңа кадәр бердәм тарих дәреслеге концепциясенә "татар-монгол явы (игосы)" "урда игосына", ә Казан һәм Әстерхан ханлыгын "яулап алу" урынына "кушу" дип үзгәртелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG