Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Юлчылар иле" иң яхшы фильм өчен Оскар бүләген алды


"Юлчылар иле" фильмы авторлары
"Юлчылар иле" фильмы авторлары

Хлоя Чжао тарихта иң яхшы режиссер бүләген алган икенче хатын-кыз булды.

26 апрельгә каршы төндә Лос-Анджелеста 93нче тапкыр "Оскар" кино бүләген тапшыру тантанасы узды. Кинотәнкыйтьчеләр көткәнчә, быел иң яхшы фильм булып "Юлчылар иле" (Nomadland) фильмы танылды, ә аның авторы Хлоя Чжао исә иң яхшы режиссер бүләген алды. Фильм эшсез калган 60 яшьлек хатын-кызның фургонда ил буйлап тормыш итүен күрсәтә.

Чжао тарихта бу бүләкне алган икенче хатын-кыз булды, беренче бүләкне 2010 елда "Үлем тозагы" фильмы өчен Кэтрин Бигелоу алган иде. "Юлчылар иле"ндә төп рольне уйнаган Фрэнсис МакДорманд быел иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләкне алды, ул фильмда продюсер вазифасын да башкарган.

Иң яхшы ир-ат роле өчен бүләкне Энтони Хопкинс алды, ул "Әти" (The Father) фильмында деменция белән авырган карт кешене уйный. Фильм шулай иң адаптацияләнгән сценарий өчен бүләккә ия булды.

Иң яхшы анимацион мультфильм булып Pixar студиясенең "Җан" (Soul) мультфильмы аталды. Фильм шулай ук иң яхшы композитор бүләген алды. Иң яхшы визуаль эффектлар премиясен Кристофер Ноланның "Тәгълимәт" (Tenet) фильмы алды, ул Оскарда бердәнбер номинациядә тәкъдим ителде.

Иң яхшы чит ил фильмы булып исә быел "Драк" (Druk) фильмы аталды. Дания, Швеция, Нидерландта төшерелгән фильмда көн саен хәмер эчәргә сүз биргән дуслар турында сүз бара. Фильмда төп рольне Мадс Миккельсен башкарды.

Быел Оскар премиясен тапшыру тантанасы "Долби" театрында гына түгел, Union Station тимер юл вокзалы бинасында да узды. Чит ил кунаклары өчен аларның илләрендә локацияләр оештырылды. Соңгы еллар гадәтенә күрә, быел да тантананың бер даими алып баручысы булмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG