Accessibility links

Кайнар хәбәр

SIPRI: Русия хәрби чыгымнары белән 2020 елда дөньяда дүртенче урында


Узган елда дөнья илләренең хәрби тармакка тоткан акчалары тагын 2,6 процентка арткан һәм барлыгы 1 триллион 980 миллиард доллар тәшкил иткән.

Стокһольмдагы дөнья проблемнарын тикшерү халыкара институты (SIPRI) чыгарган саннарга ярашлы, Русия хәрби өлкәгә акчаны иң күп тотучы илләр бишлегенә керә. Бу максаттан ил казнасыннан 62 миллиард долларга якын акча тотылган, бу 2019 елга караганда 2,5 процентка артыграк. 2017-2018 елларда бераз кимегәннән соң, Русиянең хәрби чыгымнары ике ел рәттән үсеп бара, дип искәртә SIPRI. Саклану тармагына тагын да күбрәк тотыласы булган, әмма пандемия аркасында чыгымнар 6,6 процентка түбәнрәк булган диелә.

2020 елда дөньяда хәрби чыгымнар барлыгы 1 триллион 980 миллиард доллар тәшкил иткән, бу 2019 ел күрсәткеченнән 2,6 процентка артык. Русия АКШ, Кытай, Һиндстаннан соң дүртенче урында. Беренче бишлеккә кергән илләрнең хәрби чыгымнары дөнья күләменең 62 процентын тәкшил иткән.

АКШның хәрби чыгымнары өченче ел рәттән үсә, хәзер алар 778 млрд доллар тәшкил итә, бу дөньядагы хәрби чыгымнарның 39 проценты диелә. Кытайның бу тармакка чыгымнары 26 ел рәттән артып бара һәм 252 миллиард доллар тәшкил итә диелә. Һиндстан хәрби максаттан елына 73 миллиард доллар тоткан, бишенче урындагы Британия исә саклануга 59 миллиард доллар юнәлткән.

2019 елда Русиянең хәрби чыгымнары 65,1 миллиард доллар тәшкил иткән иде. Бу күрсәткеч белән ул дөньяда шулай ук дүртенче урынга чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG