Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яровая башлангыч сыйныфларда "Минем Русия" дәресе кертергә тәкъдим итте


Ирина Яровая
Ирина Яровая

Анда балалар "җиңел формада үз иле турында белемнәр ала алачак" ди депутат.

Русия Думасы вице-спикеры Ирина Яровая башлангыч сыйныфларда "Минем Русия" дип аталган яңа предмет кертергә тәкъдим итте. Анда балалар "җиңел формада үз иле турында белемнәр ала алачак", дип китерә аның сүзләрен РИА Новости.

"Башлангыч сыйныфларда "Минем Русия" ("Моя Россия") дисциплинасы кертергә тәкъдим итәбез. Тарихның ничәнче сыйныфтан башлап өйрәнелүен барыбыз да белә, һәм Бөек Ватан сугышы тарихын балаларның беренче тапкыр өлкән сыйныфларда гына өйрәнүе сәер, әлбәттә", дигән вице-спикер Русия кануннар чыгаручылар шурасы президиумы утырышында.

Яровая шулай ук бөтен дәреслекләрдә "Безнең исемнәр" дип аталган белешмә бүлеге булдырырга тәкъдим итә. Анда "Цивилизациягә Русиянең һәм илнең фән эшлеклеләре керткән өлеше турында" мәгълүмат булырга тиеш.

Икенче дөнья сугышы тарихы мәктәпләрдә җитәрлек укытылмавы турында Федераль җыенга юлламасында Русия президенты Владимир Путин да әйткән иде. Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә укытылучы тарих дәреслекләренең эчтәлегенә анализ ясаячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG