Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр: Русиядә үлемнәр саны 2020 елда 18 процентка арткан


2020 елда Русиядә 2 миллион 124,5 мең кеше үлгән, бу узган елдагыдан 323,8 мең кешегә артык.

Русиядә 2020 елда үлүчеләр саны 323,8 меңгә артып, бер миллион 124,5 мең кеше тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТАСС . Бу саннарны Русия сәламәтлек саклау министрлыгы үзенең эш нәтиҗәләре турында хисабында китергән.

2020 елда үлемнәрнең гомуми күрсәткече 17,9 процентка артып, 1000 кешегә 14,5 кеше тәшкил иткән. 2019 елда гомуми үлемнәр күрсәткече 1000 кешегә 12,3 кеше булган диелә.

Февральдә Росстат та шундый ук саннар чыгарган иде. Русия вице-премьеры Татьяна Голикова үлемнәр күрсәткече гадәттәгедән артык үлемнәр аркасында үсте, шулар арасында коронавирустан үлемнәр дә бар, диде. 2020 елда гадәттәгедән артык булган үлемнәр санының 50 процентын COVID-19-тан яки аның белән бәйле үлемнәр тәшкил иткән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы кешеләрнең яшәү озынлыгы да кимеде, дигән. 2020 елда ул 71,5 ел тәшкил иткән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 1,84 елга азрак – ул вакытта гомер озынлыгы 73,34 ел булган. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко моны пандемия йогынтысы белән бәйләде.

Апрельдә The New York Times газеты коронавирус пандемиясе вакытында Русия гадәттәгедән күбрәк булган үлемнәр саны белән Европа илләрен һәм АКШны узып китте дип язды.

Мартта Росстат Русиядә COVID-19 белән үлүчеләр саны пандемия башыннан 200 мең кеше булды дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG