Accessibility links

Кайнар хәбәр

New York Times: Русия пандемия чорында артык үлемнәр саны белән алга чыккан


Гадәттәгедән артык үлемнәр саны белән Русия Европа илләрен һәм АКШны узып китә. 

Коронавирус пандемиясе чорында Русиядә 2020 елның апрель-декабрендә үлемнәр саны гадәттәгедән 28 процентка артык булган дип исәпләп чыгарган New York Times. Әлеге күрсәткеч белән ул Европа илләрен һәм АКШны узып китә.

NYT мәгълүматынча, әлеге вакыт эчендә Русиядә гадәттәгедән артык үлемнәр саны 362 302 кеше тәшкил иткән. Рәсми саннарга караганда, Русиядә 2020 елда коронавирустан 57 мең кеше үлгән.

Чагыштыру өчен басма АКШтагы гадәттәгедән артык үлемнәр саны китерә. Былтыр март уртасыннан декабрьгә кадәр анда 385 мең 100 артык үлем булган, шул исәптән 316 мең 370е COVID-19 белән бәйле булган. АКШта халык саны Русиядәгедән ике тапкыр диярлек артык. Америкада артык үлемнәр күрсәткече - 17 процент.

New York Times мәкаләсендә әйтелгәнчә, Русиядә артык үлемнәр күрсәткече президент Владимир Путинның Русия башка илләргә караганда пандемия һәм аның нәтиҗәләре белән яхшырак көрәшә диюе шикле.

Русиядә 2020 елда артык үлемнәр турында башка матбугат чаралары да язып килде. Росстат мәгълүматынча, Узган елда илдә халык саны 500 мең кешегә кимегән. Халыкның шулай күпләп кимүе 15 ел элек булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG