Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Коррупциягә каршы көрәш фонды эшчәнлеген чикләгән


21 апрельдә протест чарасы
21 апрельдә протест чарасы

Нинди гамәлләр тыелуы ачыкланмый, чөнки аларга каршы эш ябык тәртиптә карала. 

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) һәм Кеше хокукларын яклау фондына кайбер гамәлләрне кылуны тыйды. Карар Мәскәү прокуратурасы соравы белән кабул ителгән. Нинди гамәлләр тыелуы ачыкланмый, чөнки аларга каршы эш ябык тәртиптә карала.

Дүшәмбе Навальный штаблары эшчәнлеге прокурор таләбе белән вакытлыча туктатылган иде. Бу оешма аны экстремист дип тану эше нигезендә мәхкәмә карары чыкканчы эшчәнлеген туктатып торырга тиеш була. ФБК һәм Кеше хокукларын яклау фонды эшчәнлеген тыю турында карарны мәхкәмә генә кабул итә ала. Утырыш 29 апрельгә билгеләнгән диелде. Прокурор ФБКга интернетта материаллар чыгару, митинглар оештыру һәм сайлауларда катнашуны тыюны таләп итте.

16 апрельдә Мәскәү прокуратурасы Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальный штаблары һәм "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" оешмасын экстремист дип тану турында шикаять бирде. Прокуратура әлеге оешмаларга ышыкланып, эшчәнлеге Русиядә теләнмәгән дип табылган чит ил һәм халыкара оешмалар эшлиләр дип белдерә. Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе әлеге эш материалларын яшерде.

2019 елның августында Тикшерү комитеты Коррупциягә каршы көрәш фондына карата акча юу маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Тикшерү эше барышында йөздән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.

(Коррупцияшә каршы көрәш фонды һәм Кеше хокукларын яклау фонды Русиядә "ят агентлар" дип аталган исемлеккә кертелгән. Оешмалар бу карар белән риза түгел).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG