Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg Русиядә COVID-19ның өченче дулкыны башланды ди, рәсмиләр кире кага


Русия халкы, рәсмиләр тынычландыру сәбәпле, вирустан курыкмый һәм вакцина ясатырга ашыкмый диелә

Рәсми булмаган мәгълүматка карый, Русиядә COVID-19 эпидемиясенең өченче дулкыны башланган. Бу турыда ике чыганакка таянып Bloomberg язып чыкты. Русия халкы ил җитәкчелегенең пандемия контрольгә алынды дигән оптимист рухтагы белдерүләренә ышанып, тынычланган, вакцина ясатырга ашыкмый һәм вирустан курыкмый диелә хәбәрдә.

Соңгы атнада Мәскәүдә коронавирус йоктыруның тәүлеклек саны сизелерлек артты, мондый югары күрсәткеч соңгы тапкыр гыйнварда булган. Мәскәүдә вирус йоктыручылар саны Британиягә караганда тизрәк арта, ә Британиядә халык саны Русия башкаласындагыдан биш тапкыр күбрәк. Русиядә тәүлек саен якынча 9 мең кешедә вирус рәсми раслана.

Шул ук вакытта Русиядә яңа эчке чикләүләр кертүдән баш тарталар, дип искәртә Bloomberg. Үзе уздырган сораштыруга нигезләнеп, агентлык русияләрнең вакцина ясатырга ашкынып тормавын да әйтә. Төгәлрәк әйткәндә, русияләрнең өчтән ике өлеше диярлек вакцина ясатырга теләми: кемдер вакцинага ышанып бетми, кемдер хакимияткә ышанмый, ә кемдер мәҗбүр иткәнне көтә, диелә.

Халык вакцина ясатсын өчен хакимият төрле кызыксындыру чаралары уйлап чыгара, мәсәлән, өлкән яшьтәгеләргә 1 мең сумлык бүләк сертификатлары тапшырыла, ә вакцина ясату нокталары сәүдә үзәкләрендә үк ачыла.

Әлегә русияләрнең 12,1 миллион өлеше генә вакцинаның беренче дозасын алган. Коллектив иммунитет булсын өчен, барлыгы 69 миллион кеше вакциналанырга тиеш диелә.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә коронавирус таралуының өченче дулкыны юк диде. "Юк, сез саннарны күреп торасыз, алар бар кешегә дә ачык", диде Песков.

Коронавируска каршы көрәш оператив штабы да Русиядә коронавирусның өченче дулкыны турында сөйләү дөрес түгел дип белдерде.

  • Татарстанда барлыгы 234 меңнән артык кеше яңа төр коронавирустан вакцина ясаткан. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина узган елның декабрендә республика халкының 51 процентында вируска иммунитет бар иде, хәзер ул 38 проценка кадәр төшкән, дип белдерде.
  • Рәсми саннарга ярашлы, Татарстанда пандемия башыннан барлыгы 20 меңнән артык кешедә COVID-19 расланган, хәзерге вакытта 2,5 мең кеше чирдән дәвалана, үлүчеләр 450дән артып китте. Тәүлек саен якынча 35 кешедә вирус раслана.
  • Башкортстанда тәүлегенә йөзгә якын кешедә яңа төр коронавирус табыла, вирус йоктыручыларның гомуми саны 35 меңнән артып китте. 1981 кеше авыруның актив фазасында, барлыгы 442 кешенең коронавирустан үлүе рәсми танылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG