Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахаровода рәхимсез шартларда утырган тоткыннар Мәскәү полициясен мәхкәмәгә бирә


Протестларда тоткарланучылар
Протестларда тоткарланучылар

Шикаятьне 20 кеше берләшеп биргән, аларның һәрберсе полициядән 90шар мең түләтергә җыена.

Кышын Навальный яклы акцияләрдә катнашучылар Мәскәү янындагы Сахарово авылында махсус кабул итү урынында тоту шартларының газаплауга тиң булуы өчен эчке эшләр министрлыгыннан 1,8 миллион сум компенсация таләп итә. Бу турыда Коммерсант яза.

Шикаятьне 20 кеше берләшеп биргән, аларның һәрберсе полициядән 90шар мең түләтергә җыена.

Шикаятьтә ватандашлар хокукларын бозуның дистәдән артык мисалы китерелгән. Алар арасында кеше абруен кимсетү, медицина ярдәме күрсәтелмәү, һигиена чаралары һәм йокы урыннары булмау, китапханәгә кертмәү һәм юыну, бәдрәфкә чыгуны камерадашлар яки полиция күзәтүендә генә башкару мөмкинлеге булуы турында әйтелә.

"Мине дүшәмбе китерделәр, юынырга шимбә генә тәкъдим иттеләр. Беренче өч көнне бәдрәф кәгазе урынына бер тапкыр кулланыла торган урын җәймәсеннән файдаландык. Иң аянычы шул, безне анда янәсе санитар тәртип бозган өчен куып китерделәр, ләкин безгә бер битлек тә бирелмәде, сакчылар да битлексез йөрде" дип сөйләгән шикаять бирүчеләрнең берсе Валентина Перегудова.

Владислав Юндин тоткарлаганда полиция алган тире авыруы даруларын кире кайтаруны биш көн буе сорап йөрдем, дип сөйләгән.

Шикаять Русия эчке эшләр министрлыгы һәм Сахароводагы махсус кабул итү урыны башлыгы Алексей Лагодага каршы бирелгән.

Шикаять 29 апрелдә Мәскәүнең Замоскворецки мәхкәмәсенә бирелә, дип сөйләгән зыян күрүчеләрне яклаучы юрист, "ОВД-Инфо" вәкиле Дмитрий Пискунов.

23 һәм 31 гыйнварда узган протест акцияләрендә тоткарланучылар күп булганлыктан, Мәскәүдәге сак астында тоту бүлекләрендә урын бетте, кулга алынган протестчыларны Сахароводагы мигрантларны вакытлыча тоту үзәгенә китерделәр. Тоткыннар һава җитмәү, урыннар, су җитәрлек булмауга, аларны чыгаруны рәсмиләштерү тоткарлануга зарланган иде.

Яшь татар тарихчысы Камил Галиев та 31 гыйнвар акциясендә катнашуда гаепләнеп, үз фатирында тоткарланганнан соң, Сахаровода тотылган иде. Ул анда ун көн булды. Азатлык белән әңгәмәсендә ул сак астында торган көннәрдә хокук яклаучыларның, таныш булмаган кешеләрнең теләктәшлеге нык ярдәм итте дип сөйләгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG