Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Галиев: "Кешеләрнең теләктәшлеге зур терәк булды"


Камил Галиев
Камил Галиев

Яшь тарихчы Камил Галиев 10 көн сак астында тотылганнан соң, 10 февраль иреккә чыкты. Азатлык аның белән җәһәт әңгәмә корды.

31 гыйнвар Мәскәүдә тоткарланып Сахарово үзәгендә тотылучылар чыгарыла башлады. Ул көнне үз фатирында тоткарланып, мәхкәмә билгеләгән ун көнне Сахарово мигрантлар үзәгендә уздырган яшь тарихчы Камил Галиев та бүген иреккә чыгарылды.

— Бу тоткарлау, кулга алулар планнарыгызны нык боздымы?

— Әлбәттә, кайбер планнарны бозды. Мин октябрьдә Шотландиядә магистратура бетердем, әлегә Мәскәүдә калырга җыенам. Планнар турында әйтүе кыен, мин төрле урыннарга гаризалар җибәрдем, кайсын кабул итәрләр — карарбыз. Алдан фаразлыйсы килми, бераз аныклангач, әйтергә булыр.

Митингта кулга алынучыларга интернетта теләктәшлек көчле булды. "Эчтә" бу сизелдеме?

Миңа таныш һәм таныш булмаган кешеләр ашамлык һәм башка әйберләр китерә иде. Бу теләктәшлек бик сизелде һәм зур терәк булды

— Сизелде. Хокук яклаучыларның килүе бик ярдәм итте. Алар килгәннән соң телефоннарны ешрак бирә башладылар. Аңа кадәр берничә көн буе шалтырату мөмкинлеге булмады. Мин, дөресен әйткәндә, передачаларның саны һәм сыйфатына бик нык гаҗәпләндем, ягъни миңа таныш һәм таныш булмаган кешеләр миңа күп күләмдә ашамлык һәм башка әйберләр тапшыра иде. Бу теләктәшлек бик сизелә һәм бик зур терәк бирә иде.

— "Эчтә" сезгә мөнәсәбәт ниндирәк иде?

— Төрлечә булды. Анда сменалар көн саен алмашына. Тулаем алганда, алар өчен сәяси тоткыннар — яңалык, алар сәяси тоткыннарга әзер түгелләр дигән хис калды. Анда бит гадәттә мигрантларны тоталар, алар депортация көтеп утыра. Ә мигрантларның гадәттә сораулары да, дәгъвалары да юк. Утырттылармы — утырттылар. Ә безнең дәгъвалар бар иде, алар өчен моның яңа әйбер икәнлеге сизелде.

— Көн тәртибе ниндирәк?

Мигрантлар үзәге өчен сәяси тоткыннар — яңалык

— Шактый буталчык. Ягьни, барысы да төрле вакытта. Формаль рәвештә йокыдан тору иртәнге алтыда, ә фактта — беркем дә тикшерми, теләсәң — көне буе йокла. Төшке һәм кичке ашлар, һавага чыгу да, телефоннан шалтырату кебек үк, бөтенләй уйламаган вакытта булырга мөмкин иде. Төрлечә булды.

— Сезнең камерада тагын кемнәр бар иде?

— Махсус кабул итү урынында (Мневникидагы спецприемник) мин бер генә төн уздырдым, анда ун кеше идек. Барысы белән дә танышырга өлгермәдем, Сахаровога алып киттеләр. Ә анда төрле кешеләр иде — берсе программист, икенчесе — "Яндекс.Еда" курьеры. Ул заказ илткән вакытта очраклы рәвештә эләккән, аны ашамлык тутырылган тартмасы белән эләктергәннәр. Берсе спорт тауарлары сата.

— Ниләр турында аралаша идегез?

— Төрле темаларга. Тормыш турында, шартлар турында — төрлечә.

Сез үзегез сезне ник тоткарладылар дип уйлыйсыз?

— Ник тоткарлаганнарын мин төгәл беләм — камерадагы видеофиксация аша. Аннары миңа эш белән танышыр өчен аны укырга бирделәр, хөкемдар үзе дә "Новая газета", "Радио Свобода"га язган, дип укыды — бу да алар өчен әһәмияткә ия.

— Кичә Сахарово үзәгендә үзенчәлекле митинг узган, видеода халык "Путин карак" дип кычкыра. Күрдегезме?

— Миңа бу фотоларны күрсәттеләр. Бүген, иреккә чыккач кына. Мин үзем күрмәдем, мөгаен, башка корпуста булгандыр.

— ​Митингларга чыгачаксызмы?

— Бу турыда комментар бирмим.

* * *

ОВД-инфо мәгълүматына караганда, 31 гыйнвар Русиянең 86 шәһәрендә узган протест чараларында 5700дән артык кеше тоткарланган. Куәт оешмалары журналистларны максатчан тоткарлады — Русиянең 31 төбәгендә 90нан артык журналист тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG