Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Демократия һәр милләткә кирәк, шул исәптән татарга да"


Казанда протест чарасы, 31 гыйнвар
Казанда протест чарасы, 31 гыйнвар

Русиядә барган сәяси хәрәкәттә Татарстанның роле нинди? Кешеләр нәрсә өчен көрәшә, аларны урамга чыгарга нинди сәбәпләр этәрә? Бу хакта төрле фикер ияләренең карашларын тәкъдим итәбез.

Узып баручы атнаның иң шау-шулы вакыйгасы – Русиядә сәясәтче Алексей Навальный мәхкәмәсе һәм аңа чыгарылган карар булды. Навальный 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәхкәмәдән соң Навальный штабы хөкем карары белән риза булмаучыларны Мәскәүнең Манеж мәйданына килергә сорады. Мәскәү белән Петербурдагы халык урамга агылды. Куәт структуралары да эшне тиз тотты, алар тарафыннан кешеләр дә, матбугат вәкилләре дә кыйналды. Меңнән артык кеше тоткарланды, тикшерү изоляторларына утыртылды. Күпләрне урнаштырырга урын булмавы ачыкланды. 23, 31 гыйнвар урам чараларыннан соң тикшерү изоляторлары тулган дип сөйләде хокук яклаучылар. Казанда да, Уфада да узган урам чараларында тоткарланып, штрафларга тартылганнар шактый булды.

Шушы көннәрдә төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Казан белән Уфа шәһәрләре хакимиятләренә 14 февральдә урам җыеннарына рөхсәт сорап гариза тапшырылды. Казан һәм Уфа хакимиятләре урам чарасын уздыруга килешүен белдергән. Бу ялларда Навальный штабы шәһәрләрдә урам чаралары булуы турында хәбәр итмәде, киресенчә, язга кадәр алар булмаячак дигән хәбәр таратты.

Азатлык Русиядә барган хәлләргә, Алексей Навальныйга, урам чараларына, тоткарлауларга карата төрле фикер лидерларының мөнәсәбәтен сорашты.

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин бүгенге көндә сәяси тоткын Алексей Навальныйга каршы әйткән кеше – коррупцияне аклаучы, дигән фикердә. Аның никадәр каршылыклы шәхес булуына карамастан, бүгенге вазгыятьтә Татарстан үз хокукларын кайтару мөмкинлеген кайгыртырга тиеш, дип сөйләде Азатлыкка.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

"Кешеләрнең ачуын социаль гаделсезлек чыгара һәм шул урамга чыгарга мәҗбүр итә. Моның белән риза булмаучылар саны артачак. Бер генә кешене кыйнау күренеше күпме кешедә ризасызлык тудыра! Хакимият үзе киеренкелекне арттыра. Әлеге вазгыятьтә татарлар, Татарстан өчен хокукларның бер өлешен булса да кайтару өчен менә дигән форсат туды. Әмма сорау – без моңа әзерме? Халыкның милли аңын сүндерү өчен күп тырышлык куелды, күпчелек чынбарлык хәлебезне аңламый. Татар телен өйдә дә өйрәтү җитә, ди. Федераль үзәк мәгариф системын юкка чыгаручы кануннар аша безне телсез калдырганы турында фикер йөртергә сәләтсез. Республика хакимияте бу елларда сүз иреген тыеп, матбугатны "Татмедиа" дигән цензура машинасы астына кертеп, рәхәт яшәде. Республиканың чынбарлык хәлен яшерде. Халык белмичә калды, аннары битарафлыкка чумды.

Әлеге вазгыятьтә татарлар, Татарстан өчен хокукларның бер өлешен булса да кайтару өчен менә дигән форсат туды

Бүген Алексей Навальныйга каршы чыгучылар – коррупцияне яклаучылар. Дөрес, ул төзүче түгел, әйткән фикерләре каршылыклы, әмма ул – чүп-чардан чистартучы. Иң мөһим, иң ашыгыч һәм иң пычрак эшкә кереште. Тигез, каршылыксыз җирдә һәркем байрак, шигар тотып чыгарга әзер. Әмма коррупциягә, халыктан гаделсез юл белән малны тартып алучылар армиясе каршысына кем басарга әзер? Мәсьәлә бит чынында Алексей Навальныйда түгел.

Халык, хакимият бүген сизгер, менә шушы вакытта республика хакимияте федераль үзәккә тел сәясәте халыкларның бердәмлеген дә, Русиянең үзен дә җимерүгә китерә дип аңлатырга тиеш. Киеренкелекне киметергә кирәк, шушы мәсьәләне чигендерегез дип сорарга тиеш. Тел мәсьәләсе хәл ителсә, берничә миллион кешенең хакимияткә карата фикере үзгәрер иде дип ябык элемтә аша булса да моны җиткерергә кирәк. Соңгы 20 елда бүгенге көндәге кебек уңай мөмкинлек чыкканы булмады. Хаклык бит безнең якта, ник аны әйтергә куркабыз?" диде Сафиуллин.

Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев тә Русиядә барган хәлләрне күзәтә. Куәт структураларының кешеләргә көч куллануын карау куркыныч, диде ул Азатлыкка.

Равил Шәрәфиев
Равил Шәрәфиев

"Төрле кеше чыга урамга. Кемдер коррупциягә каршы чыга икән, дөрес. Башка сәбәп белән чыга икән, аңа да хокукы бар. Иң мөһиме дә шул бит – һәр кешенең үз шәһәрендә, авылында йөрергә хакы бар. Ничек белдерсен кеше үз фикерен? Башка мөмкинлек калдырылмады. Бөтен дөнья Конституцияләре, халыкара нормалар нигезендә адәмнәрнең үз фикерен әйтергә хакы бар. Әмма кешеләрне тоткарлыйлар, кыйныйлар. Бик тискәре карыйм бу хәлләргә. Борчылам. Кешелексезлек бу. Нормаль психикалы кеше полициянең кешеләрне кыйнавын гадәти күренеш дип кабул итә алмый.

Бер сүз әйтергә ярамаган дәүләттә яшәп булмый, аның чиге бар

Бер сүз әйтергә ярамаган дәүләттә яшәп булмый, аның чиге бар. Хакимияттәге кешеләр байлыкны урлап туплады, югалтасылары килми. Бөтен дөнья белә бит инде Русиядәге хәлләрне. Һәр кеше, һәр милләт өчен демократия мөһим. Кешеләрнең моңа сусавы, аны таләп итүе табигый. Тигезлек, ачыклык, сүз иреге булганда да гына дәүләт алга бара", дип сөйләде театр артисты.

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова яшьләрнең ташкынын туктатып булмаячак, чөнки аларның гадел, сүз иреге булган, Конституция өстенлек иткән дәүләттә яшисе килә, дигән фикердә. Һәм татар үзе көрәшергә сәләтле булмаса, урамга чыгучыларны да, Навальныйны да тәнкыйтьләп карак хакимияткә терәү булудан качарга тиеш дип сөйләде.

"Бүгенге явызлыкны, тәртипсезлекне, гаделсезлекне бары тик халык үзе генә туктата ала. Урамга чыгучылар – кеше хокукларын яклаучылар. Сезнекен дә, минекен дә. Яшьрәк булсам, мин дә алар рәтендә булыр идем.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Навальный татарга яхшылык та, начарлык та эшләмәде, әмма черек режимга каршы көрәшүе гаделсезлеккә нокта куя ала. Хакимият аннан да, халыктан да курка. Навальный килгәч, татарга ни булыр дип уйлап утырасы түгел. Форсаттан файдаланырга кирәк ул чакта. Татар Февраль инкыйлабы вакытында күп эш башкарып өлгерде, кимендә сүзен әйтеп калды. 1990нчы елларда Борис Ельцинга да ябырылдылар, әмма аны да халыкка мөһим эшләрне башкарырга мәҗбүр иттек, үзебезгә вәкаләтләрне алдык.

Путин режимы татарны телсез калдырды, мәктәпләргә татар телен бары тик бу режим алышынганда гына кайтарып булачак. Татар урамнарга шундый таләп белән чыгарга тиеш

Навальныйны тәнкыйтьләү урынсыз, урамга чыгучыларны мыскыллап үзебезне генә түбәнсетәбез. Татар башың белән режимга каршы көрәшә алмыйсың икән, башкалар көрәшкәндә комачаулама, карак хакимияткә терәү булма. Путин режимы татарны телсез калдырды, мәктәпләргә татар телен бары тик бу режим алышынганда гына кире кайтарып булачак. Татар урамнарга шундый таләп белән чыгарга тиеш. Путин режимы милләтнең асыл улларын, меңләгән мөселман татарны бер гаепсезгә төрмәләргә япты. Татар урамга аларга азатлык таләп итеп чыгарга тиеш. Путин режимы картларның бәхетле картлыгын урлады, аларны талап хәерче калдырды, пенсия яшен озайтты. Татар урамга өлкәннәргә лаеклы картлык таләп итеп чыгарга тиеш. Путин режимы яшьләрнен киләчәген урлады, бу илдә аларга яшәр өчен дә, эшләр өчен дә, үсәр өчен дә бернинди перспектива юк. Татар урамга яшьләргә лаеклы яшьлек таләп итеп чыгарга тиеш", диде Бәйрәмова.

Җырчы Фирдүс Тямаев кешеләрне хәл ителмәгән төрле проблемнар урамга чыгарга этәрә, түрәләр аларны ишетсен, аралашсын иде, дигән фикердә.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

"Төрле фикерләр башта, ни уйларга да белмим. Бер яктан халыкның башын бутыйлар, рөхсәт ителмәгән урам чараларына чакыралар. Татарстанда кешеләр начар яшәми, бу яктан тотрыклы тормыш. Шуңа карамастан, әле тыныч республикада да кешеләр чыкты. Проблемнар юк түгел, кешеләрдә сораулар бар. Түрәләргә аларны тыңларга, ишетергә кирәк. Халык урамга чыкмаслык итеп хәл итәргә мөмкин бит мәсьәләләрне. Яшьләр кызу канлы, алар урамга чыкмый түзә алмый. Тоткарлыйлар, штрафлар чәпиләр. Бу ташкынны зурга җибәрмәскә кирәк.

Түрәләр, полиция, депутатлар арасындагылар коррупциядә тотыла, әмма бер генә кешене дә төрмәгә утыртмыйлар

Ни өчен кешеләр чыга? Алар гаделсезлекне күрә. Мәсәлән, түрәләр, полиция, депутатлар арасындагылар коррупциядә тотыла, әмма бер генә кешене дә төрмәгә утыртмыйлар. Оныттырырга, яшерергә тырышалар. Кешеләр бит моны күрә, күңеленә салып куя. Аларның ачуы кабара. Пандемия вакытында кешеләргә авыр булды, акчасызлык та бар, шул да тәэсир итә.

Полиция кырыс эш итә. Петербурдагы ОМОН кешесенең өлкән хатын-кызга китереп тибүен барысы да күрде. Кеше чебен дәрәҗәсендә дә түгел дигән фикер туа. Куркыта, сагайта", диде ул.

Чаллыдагы тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллин Путин хакимияте урынына килүче хакимият телиме, юкмы, федерализм, милли мәсьәләләрне яңадан карарга мәҗбүр булачак, дип сөйләде. Әлеге вакытта бөтен халык, шул исәптән татарлар да тигез хокуклар өчен көрәшеп урамга чыга, ди ул.

Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

"Урам чаралары мөһим, кешеләрне никадәр куркытмасыннар, алар чыгарга кыюлык тапты. Куркып яшәүдән туйды. Һәр милләт, һәр кеше өчен иреклек мөһим. Бүгенге көндә хакимияткә чын оппозиция – ул Алексей Навальный җитәкләгән хәрәкәт. Узган елларда кем нәрсә әйткән, кемне кем ничек мыскыллаган дип бүген тикшереп утыру вакыты түгел. Менә угрылар, кешеләрне кыйнаучылар куып чыгарылгач, бу мәсьәлә яңадан тикшерелер. Ләкин соңгы елларда Алексей Навальныйның фикерләре үзгәрде, ул федерализм яклы булуын күрсәтте, төбәкләрнең хокуклары булырга тиеш дигән фикерләр әйтте.

Кызык, ләкин бүгенге Путин вертикале вакытында нәкъ менә төбәкләрнең вәкаләтләре киселде, 2017 елда татар теленең хокуклары киметелде. Бүгенге хакимияткә карата дәгъвалар күп. Мин Алексей Навальныйны беләм, аның белән эшләдем, милләтем, динем буенча бернинди дә кимсетү булмады. Иманым камил, бүгенге режим урынына килүчеләр белән федерализм мәсьәләсе кире кайтачак, милли мәсьәләләр яңадан каралачак. Барлык милләтләр дә бертигез хокукта булырга тиеш", диде ул.

XS
SM
MD
LG