Тикшерү комитеты оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный һәм аның фондлары хезмәткәрләре Леонид Волков һәм Иван Ждановка җинаять эше ачкан. Эш кешеләрне газаплау һәм аларның сәламәтлегенә зыян салу белән бәйле эшчәнлек алып баручы оешма төзү һәм җитәкләү маддәсе нигезендә кузгатылган.
Җинаять эше февральдә үк ачылган булган, ләкин аның турында яңа гына билгеле булды. Ул Навальный фондларын һәм штабларын экстремистик оешмалар дип тану турындагы документларда телгә алына дип хәбәр ителә сәясәтче сайтында.
Әлеге маддә нигезендә иң күбе дүрт елга иректән мәхрүм итү каралган. Моннан тыш, былтыр Русия президенты Владимир Путин әлеге маддәгә үзгәрешләр кертте, хөкем ителүчеләр биш ел дәвамында сайлап куела торган вазифаларга намзәтләрен тәкъдим итә алмый.
Җинаять эшенең башка нечкәлекләре хәбәр ителми. Навальный үзе сигез ел элек ачылган җинаять эше нигезендә колониядә утыра. Хөкем карарына ярашлы, ул 2023 елның җәендә иреккә чыгарга тиеш. Жданов һәм Волков чит илдә, Волковны Литва Русия соравы белән тоткарлаудан баш тартты. Ул үсмерләрне канунсыз протестларга җәлеп итү һәм митингларга санитар нормаларны бозу эшләре нигезендә шикләнелүче дип танылган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!