Федераль үзәк 2022-2023 уку елында Татарстан югары уку йортларына 21 707 бюджет урыннары биргән. Бу хакта бүген Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков матбугат очрашуында белдерде.
"2022-2023 уку елында инженер-техник, укытучылар, медицина һәм авыл хуҗалыгы белгечлекләренә өстенлек бирелгән. Төбәкләрдә бу өлкәләргә ихтыяҗ зур", диде Фальков.
Бәйге нәтиҗәсендә, 2022-2023 уку елында Татарстан 367 урынга күбрәк бюджет урыны алачак. Иң күбе Казан федераль университетына бирелгән. Филиалларны санамаганда, 5994 кеше бушлай белем алачак. Казан милли тикшеренүләр университетына 2513 урын билгеләнгән. Иң күп урыннар магистратура, белгечлек, аспирантура, ординатура һәм ассистентура програмнары буенча бирелгән.
Татарстанда милли белгечлекләр исемлеккә кертелү мәсьәләсе турында хәбәр ителми.
Бу уку елында КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә 179 бюджет урыны бирелде. Шуларның 48 урыны татар теле һәм инглиз телеукытучыларын әзерләүгә бирелгән. Узган ел полилингваль мәктәпләр өчен барлыгы 100 баланы укырга кабул иттеләр. Соңгы елларда бу чыгымнарны тулысынча Татарстан казнасы каплап бара.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!