Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты Мәскәүне Азатлык Радиосына басым ясауны туктатырга чакырды


Русия хакимияте Азатлык радиосына басымын дәвам итсә, Кушма Штатлар җавап чаралары күрергә мөмкин, диде Прайс.

АКШ дәүләт секретаре США Энтони Блинкен Русия хакимиятен Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясенә басымны туктатырга чакырды. Бу турыда матбугат өчен белдерүендә дәүләт департаменты вәкиле Нед Прайс әйтте.

Аның сүзләренчә, Блинкен Азатлык Радиосы тирәсендәге хәл турында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән фикер алышкан. Сөйләшүнең нечкәлекләрен Прайс әйтмәде. Дәүләт департаменты үзенең халыкара партнерларына Русия хакимиятенә чакыруга кушылуны сорап мөрәҗәгать итте.

Русия хакимияте Азатлык радиосына басымын дәвам итсә, Кушма Штатлар җавап чаралары күрергә мөмкин, диде Прайс.

2017 елда Азатлык Радиосы һәм RFE/RL медиакорпорациясенең башка проектлары Русия хакимияте тарафыннан "ят агент медиа" дип табылды. Медиаоешма үзен нинди дә булса чит илнең "агенты" дип санамавын, аның редакция сәясәте тулысынча бәйсез булуын күп тапкырлар әйтеп килде.

Узган елның көзендә Роскомнадзор "ят агент медиалар"га үзләренең барлык чыккан материалларын аерым бер тәртиптә тамгалау таләбе куйды. RFE/RL Русия кануннарын тулысынча үтәп килгән хәлдә, әлеге таләпне үтәүдән баш тартты, ул моны редакция сәясәтенә тыкшыну омтылышы дип бәяләде. Роскомнадзор Азатлык Радиосына карата журналист материалларын тамгалау таләбен бозу турында 500дән артык беркетмә тутырылганын белдерде. Штрафларның гомуми ккүләме 100 млн сумнан артырга мөмкин.

Азат Европа/Азатлык Радиосы Русия хакимияте гамәлләрен Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итте. Корпорация аңа карата административ мәхкәмә карарларын үтәүгә мораторий кертүне күздә тотучы ашыгыч чаралар күрүне үтенә.

Корпорациянең президенты Джейми Флай Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать тапшыру уңаеннан Русия хакимияте гадел журналистикадан баш тартырга мәҗбүр итә алмаячак дип белдерде. "Русия хакимияте RFE/RL корпорациясен сүз иреге һәм гадел журналистикадан баш тартырга мәҗбүр итә алмас. Без Роскомнадзорга һәм Кремльгә Русиядәге аудиториябезгә ни рәвешле мөрәҗәгать итүебез турында карарны кабул итәргә юл куймабыз. Без Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимияте гамәлләрен сүз иреген бастыру һәм Русия халкының мәгълүмат алу хокукын бастыру омтылышы дип таныр дип ышанабыз, бу бөтен дөньяда бәйсез медиаларга куркыныч янаган вакытта куркыныч бер прецедент булып тора" диде Флай.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG