Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык Радиосы Русия хакимияте гамәлләрен Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итте


Прага шәһәрендә RFE/RL бинасы
Прага шәһәрендә RFE/RL бинасы

Корпорация Русиядә аңа карата чыгарылган административ мәхкәмә карарларын үтәүгә мораторий кертүне күздә тотучы ашыгыч чаралар күрүне үтенә.

Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясенең (RFE/RL) Русиядәге юридик вәкилчелеге булган "РСЕ/РС" ширкәте Русия хакимияте каршында үз хокукларын яклауны сорап, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Корпорация аңа карата административ мәхкәмә карарларын үтәүгә мораторий кертүне күздә тотучы ашыгыч чаралар күрүне үтенә. ЕСПЧ кагыйдәләренә ярашлы, мәхкәмә аларны кабул итәргә ризалашса, алар төп карар чыкканчы ук гамәлгә керә.

Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьтә "РСЕ/РС" Русия хакимияте гамәлләре Европа кеше хокуклары конвенциясенең 10нчы маддәсендә каралган фикер белдерү һәм сүз ирегенә хокукларны боза диелгән. Мәхкәмә чаралар күрмәсә, "РСЕ/РС" ширкәте һәм аның баш мөдире кире кайтарып булмаслык зыян күрәчәк диелә.

Моннан тыш, Радио Свобода һәм корпорациянең башка проектларын эзәрлекләү Русиядәге башка бәйсез медианың язмышында да начар чагылыш табарга мөмкин, бу Кремльгә аларга карата теләсә нинди кысрыклаулар кулланырга мөмкинлек ачачак диелә. Страсбург мәхкәмәсе тарихында хакимиятләрнең медиа ирегенә тыкшынуы очракларында чаралар күрү тәҗрибәсе булганы да искәртелә.

  • 2017 елда Азатлык Радиосы һәм RFE/RL медиакорпорациясенең башка проектлары Русия хакимияте тарафыннан "ят агент медиа" дип табылды. Медиаоешма үзен нинди дә булса чит илнең "агенты" дип санамавын, аның редакция сәясәте тулысынча бәйсез булуын күп тапкырлар әйтеп килде.
  • Узган елның көзендә Роскомнадзор "ят агент медиалар"га үзләренең барлык чыккан матреиалларын аерым бер тәртиптә тамгалау таләбе куйды. RFE/RL Русия кануннарын тулысынча үтәп килгән хәлдә, әлеге таләпне үтәүдән баш тартты, ул моны редакция сәясәтенә тыкшыну омтылышы дип бәяләде. 12 гыйнвардан 15 апрельгә кадәр Роскомнадзор 390 беркетмә төзеде, шулар нигезендә салынган штраф күләме 80 миллион сумнан артып китә.
  • Роскомнадзор тагын 130 беркетмә төзергә җыенганын белдерде, аларның һәрбесендә штраф күләме ике тапкыр арттырылачак диелде. "РСЕ/РС" бөтен билгеләнгән штрафларны Русия кануннарында кабул ителгән тәртиптә шикаять итә, әмма мәхкәмә хәзерге вакытка бирелгән аппеляцияләрнең берсен дә канәгатьтәндермәде.
  • RFE/RL-ның популярлыгы артканнан арта бара. 2021 елда Азат Европа/Азатлык Радиосының рус хезмәте сайтларына аена 16 миллион кеше керә. Русия аудиториясе атнага 7 миллион тәшкил итә.
  • Корпорациянең президенты Джейми Флай Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать тапшыру уңаеннан Русия хакимияте гадел журналистикадан баш тартырга мәҗбүр итә алмаячак дип белдерде. "Русия хакимияте RFE/RL корпорациясен сүз иреге һәм гадел журналистикадан баш тартырга мәҗбүр итә алмас. Без Роскомнадзорга һәм Кремльгә Русиядәге аудиториябезгә ни рәвешле мөрәҗәгать итүебез турында карарны кабул итәргә юл куймабыз. Без Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимияте гамәлләрен сүз иреген бастыру һәм Русия халкының мәгълүмат алу хокукын бастыру омтылышы дип таныр дип ышанабыз, бу бөтен дөньяда бәйсез медиаларга куркыныч янаган вакытта куркыныч бер прецедент булып тора" диде Флай.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG