Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт теленнән халыкара диктант" сайтына хакер һөҗүме турында хәбәр ителде


Чараны оештыручыларның электрон почтасына килгән хатлар юк ителгән диелә.

"Башкорт теленнән халыкара диктант" чарасын оештыручылар әлеге акциянең сайтына билгесез кешеләр һөҗүм итүен әйтә. Аларның сүзләренчә, бу 28 апрельдә кич белән булган. Оештыручыларның электрон почтасын җимереп кереп, андагы хатларның бер өлешен юк иткәннәр. Бу хатлар арасында диктантта катнашучыларның эшләре дә булган диелә.

Оештыручылар диактантта катнашучыларга таныклыкларны кабаттан җибәрергә вәгъдә итә.

Хәзерге вакытта сайтка һөҗүм нинди ip-адрестан эшләнгәне ачыклана диелә. Оештыручылар Роскомнадзор һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән, дип сөйләгән Башкорт теленә ярдәм фонды җитәкчесе Гөлназ Йосыпова.

24 апрель Башкортстанда башкорт телендә халыкара диктант яздылар. Ул онлайн рәвештә узды. Аерым бер төркем буларак "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты"нда сөйләшүчеләгә дә диктант яздырылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG