Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан таҗик хәрбиләрен торак йортларга атуда гаепләде


Архив фотосы
Архив фотосы

Кыргзыстан чик хезмәте райондагы вазгыятьне киеренке дип бәяли. 

Кыргызстанның чик хезмәте Таҗикстан хәрбиләрен ике ил арасындагы чиктә урнаштан торак йортларга атуда гаепләде. Әлеге хәл Кыргызстанның Лейлек районында булган диелә. Моңа кадәр авылдан кешеләр эвакуацияләнгән. Таҗик ягы аңлатма бирмәде.

Элегрәк шимбә Кыргызстан чик хезмәте матбугат үзәге таҗик ягы Баткен районындагы Торт-Кочо җирлегендә юлны япты дип хәбәр иткән иде. Таҗикстан ягында хәрби техника йөрүе теркәлгән дип яза Азаттык Радиосы.

Кыргзыстан чик хезмәте райондагы вазгыятьне киеренке дип бәяли.

Таҗикстан белән Кыргызстан чигендә ызгыш 28 апрельдә башланган. Кыргызстанның Баткен районында Таҗикстан чигендә урнашкан Көк-Таш авылы янында "Головной" су бүлү станциясе җирендә ике чиктәш авыл кешеләре арасында талаш чыккан.

29 апрельдә ызгыш көчәеп китеп, ике илнең хәрбиләре арасында атыш башланган, ул төн уртасына кадәр барган.

30 апрельгә каршы төндә ике як атышны тулаем туктату турында уртак белдерү белән чыкты, шулай ук хәрбиләр һәм сугыш техникасы ызгыш урыныннан алып кителәчәк диелде.

1 май иртәсенә ике яктан һәлак булучыларның гомум саны 45 кеше диелә, тагын 210 кеше яраланган.

  • Таҗикстан белән Кыргызстан чиге 970 км тәшкил итә, аларның 519 километры гына килешенеп билгеләнгән. 70ләп бәхәсле урын бар, аларда җирле халык су, көтүлекләр һәм җир өчен еш кына низаглашып ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG