Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр Олы көнне каршы алды


Керәшеннәр Олы көнне каршы алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:30 0:00

Керәшен татарлар 2 майга каршы төндә Олы көн бәйрәмен каршы алды. Казаның Тихвин чиркәвендә бәйрәм келәвен Алексей поп алып барды. Башта чиркәү эчендә аннан чиркәү тышында дини йолаларын башкарган керәшеннәр “Христос терелеп торган” дип керәшен келәвендә катнашты. Келәү барышында татарча чиркәү җырлары да башкарылды. Тихвин чиркәвенә 200ләп кеше килде. Келәүгә Казан, Теләче, Питрәч, Мамадыш районнарыннан да гаиләләре белән килүчеләр булды. Кайберәүләр үзләре белән бәйрәм уңаеннан буялган йомыркалар, күличләр дә алып килде. Бу ризыклар чиркәүнең тәрәзә төбенә куелды. Чиркәүгә йөрүчеләр болай итеп ризыкларны чиркәүдәге келәү барышында арындыруларын әйтте.Чиркәүгә килгән кешеләрнең күпчелеге христиан динендәге изгеләрнең рухларына атап шәмнәр кабызды. Келәү башында кайбер керәшеннәр поп янына килеп ярамаган эшләре өчен (языклары өчен) кичерү үтенде. Бу вакытта чиркәүдә утлар тулысынча яндырылмыды. Төнге 12ләрдә чиркәү эчендәге келәүгә килгән барча халык чиркәү ишегалдына чыкты. Алдан тәреләр күтәреп Алексей поп һәм чиркәү хезмәткәрләре, алар артыннан келәүгә килгән керәшеннәр шәмнәр тотып чиркәүне бер тапкыр әйләнеп чыкты. Алексей поп “Христос терелеп торган” дип белдерде. Ишегалдында җыелган керәшеннәр аның сүзен “Чынлап терелеп торган” дип татарча җөпләп торды. 15-20 минут барган бу йоладан соң җыелган барча халык чиркәү эченә керде. Чиркәүдәге утлар тулысынча кабызылды. Бәйрәм гыйбадәте иртәнге өчләргә кадәр дәвам итте. Чиркәүгә олы яшьтәгеләр белән беррәттән 4-5 яшьлек балалар да килгән иде. Чиркәү ишеге төбендә торган полиция хезмәткәрләре келәүгә килүчеләрнең иминлеген саклап торды.

XS
SM
MD
LG