Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда COVID-19 коронавирусын 150 миллионнан артык кеше йоктырган


Һиндстан
Һиндстан

Узган тәүлектә 800 мең яңа очрак теркәлгән, шуның яртысы диярлек Һиндстанда.

COVID-19 коронавирусын йоктырган кешеләр саны дөньяда 152 миллионга җитте, бу Джонс Хопкинс университеты алып барган хисаптан күренә.

Соңгы тәүлектә 800 меңгә якын яңа очрак теркәлгән, шуларның яртысы диярлек – 392 меңе Һиндстанга туры килә.

Пандемия чорында дөньяда коронавирустан 3,1 миллион кеше үлгән, соңгы тәүлектә 12,5 мең кешенең гомере өзелгән.

Бу чирне йоктыручыларның гомуми саны ягыннан АКШ беренче урында бара – 32,4 миллион очрак. Аннары Һиндстан (19,5 млн), Бразилия (14,7 млн), Франция (5,7 млн). Русия алтынчы урында – 4,7 миллионнан артык кешедә коронавирус рәсмән расланган.

Үлемнәр ягыннан да АКШ алда – 577 мең үлем очрагы. Бразилиядә 407 мең, Мексикада 217 мең, Һиндстанда 215 мең кеше бу чирдән үлгән. Русия 109 мең үлем белән җиденче урында.

Русия рәсми мәгълүматына ярашлы, Татарстанда COVID-19 барлыгы 20567 кешегә йоккан, 465 кеше үлгән. Башкортстанда 25667 очрак турында хәбәр ителә, 458 үлем турында әйтелә. Көн саен йөзгә якын кешедә коронавирус рәсми раслана, моннан тыш, йөздән артык кешегә пневмония диагнозы куела.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG