Accessibility links

Кайнар хәбәр

63 илдән 250 журналист Русиядә бәйсез медиага теләктәшлек белдерде


DOXA редакторлары Арамян, Тышкевич һәм Гутникова мәхкәмәдә
DOXA редакторлары Арамян, Тышкевич һәм Гутникова мәхкәмәдә

Белдерү DOXA студентлар журналында дөнья күргән, әлеге басма мөхәррирләре Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә.

Русиядә бәйсез медианы, аерым алганда, "Важные истории" һәм DOXA басмаларын, Русия хакимияте "ят агент медиа" исемлегенә керткән "Медуза" сайтын яклаган белдерү дөнья күрде. Аңа 63 илдән 250 журналист кул куйган. Белдерү 3 май – халыкара матбугат иреге көне уңаеннан чыкты. Ул DOXA студентлар журналы сайтында урнаштырылган. DOXA журналы мөхәррирләре Русия хөкүмәте тарафыннан җинаять эше белән эзәрлекләнә.

"Русиядә президентлыкка Владимир Путин килгәннән башлап, дәүләт бәйсез медиага кануннар чикләүләре аша, матбугат чараларының хуҗаларын алыштыру, штраф салу һәм җинаять эшләре ачу ысуллары белән басым ясарга тотынды" диелә мөрәҗәгатьтә. Соңгы айларда "Кремльнең бәйсез медиа калдыкларына һөҗүмнәре көчәйде" ди авторлар.

Хатта "Важные истории" баш мөхәррире Роман Анинда узган тентүләр, һәм аңа карата җинять эше ачылуы телгә алына. Авторлар әлеге эзәрлекләүләр журналистның тикшеренүләренә киртә кую өчен алып барыла дип саный. Текстта шулай ук DOXA мөхәррирләре Армен Арамян, Наталья Тышкевич, Владимир Метёлкин һәм Алла Гутниковага җинаять эше ачылуы, "Медуза"ның "ят агент" дип танылуы да әйтелә.

"Русия канун чыгаручылары тарафыннан күптән түгел кертелгән бу статус басмаларга берничә үти алмаслык таләп куя. Аларны үтәмәү бик зур штрафларга, сайтны томалауга һәм аның журналистларын җинаять эзәрлекләвенә китерергә мөмкин" диелә хатта.

Аннан алда "ят агент медиа" статусын Русия хакимияте Азатлык Радиосы һәм RFE/RL медиакорпорациясенең берничә башка проектына да биргән иде. Роскомнадзор һәм мәхкәмәләр корпорациягә штрафлар сала башлады, аларның гомум күләме 100 млн сумнан артырга мөмкин.

Кремль "бәйсез медианы дәшмәскә мәҗбүр итәргә һәм Русия ватандашларын хак мәгълүмат алуга киртә куярга ниятли" дип саный хат авторлары. Алар Русия хакиимиятен сүз иреген яклауда үз бурычларын үтәргә чакыра.

Хатка The Guardian, The Washington Post, Le Monde, Süddeutsche Zeitung, Reuters, "Немецкая волна", "Украинская правда" кебек басмаларның журналистлары кул куйган.

Аннан алда дистәләгән чит ил галиме DOXA журналистларына теләктәшлек белдереп хат чыгарган иде. Басманың мөхәррирләрен яклау чарасына Казан да кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG