Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мехикода метро күпере җимерелеп 20 кеше һәлак булган


Мехикода поезд казасы
Мехикода поезд казасы

Беренчел мәгълүматларга караганда, күпер баганаларының берсенә машина бәрелгән булган һәм ул ватылып калган.

Мехикода метро поезды барганда күпер җимерелгән. Кимендә 20 кеше һәлак булган, 70ләп кеше яраланган. Бу хакта El Universal басмасы Мексика башкаласы мэры Клаудиа Шейнбаумга сылтанып хәбәр итә. Һәлак булучылар арасында балигъ булмаганнар бар.

Аның сүзләренчә, коткару эшләре туктатып торылган, чөнки күпер тагын да ныграк җимерелергә мөмкин. Җимерекләр астында шулай ук берничә машина да калган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, күпер баганаларының берсенә машина бәрелгән булган һәм ул ватылып калган. Җирле халык El Universal басмасына сөйләүләренчә, 2017 елгы җир тетрәүдән соң да күпер баганаларында ярыклар барлыкка килгән булган, алар күпер җимерелер дип күптән куркып йөргән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG