Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дару бәясе арта, кирәклесе юк


Чит илдә һәм Русиядә җитештерелгән даруларның аермасы турында даруханә җитәкчесе һәм Русиядә зур тизлек белән көчәя баручы бер куркыныч авырудан интегүче кеше белән сөйләштек.

Апрель ахырында FinExpertiza аудит-консалтинг челтәре аналитиклары Русиядә дару бәяләре 2021 елның беренче чирегендә соңгы 6 ел белән чагыштырганда иң зур тизлек белән артуын белдерде. Даруханәләрдә бәяләр өч айда уртача 9,4 процентка күтәрелгән. Кайбер дарулар бәясе дистәләрчә процентка арткан. Линекс — 32,4%, аспирин — 24,7%, йод — 24,3%, хлоргексидин — 22,4%, троксерутин — 21,4%, D3 витамины — 21,1%, умифеновир (Арбидол) — 20,7%, анальгин — 20,5%, осельтамивир — 20,4% кыйбатланган.

2015 ел ахырында Русия хөкүмәте чит илләрдә җитештерелгән даруларны сатып алуга чикләүләр керткәндә моның дару бәяләре арзанаюга китерәчәге белдерелгән иде. Әмма бәяләр дә артып кына тора, ә шул арада күп кенә дарулар гомумән юкка чыкты, авырудан азапланучы кешеләр үзләре теләгән чит ил даруын сатып ала алмый.

Даруларның чит илдә ясалганы белән Русиянеке арасындагы аерма турында Азатлык Казандагы бер даруханә җитәкчесе Гөлинә Закирова белән сөйләште.

— Гөлинә ханым, чит ил даруы яхшырак, Русиядә ясалганы начаррак дигән фикер кайдан килә? Бу чынлап та шулаймы?

Гөлинә Закирова
Гөлинә Закирова

— Совет берлеге таркалгач, Русиядә фармацевтик сәнәгатьнең бөтенләй диярлек булмавы ачыклана. Совет чорында ук күп дарулар илгә Польша, Маҗарстан, Югославиядән кертелгән, бездә аларның беренчел матдәсе һәм һәркемнең дару тартмасында булырга тиешле арзанлы препаратлар гына җитештерелгән. Совет берлеге таркалгач, илгә Европа һәм АКШ дарулары күпләп керә башлый. Халыкның аңында чит ил даруларына карата ышаныч тәрбияләнгән. Ә Русиядә фармацевтик сәнәгатьне өр-яңадан кора башлаганнар дияргә дә мөмкин. Соңгы елларда бу өлкәдә зур үсеш күзәтелә, моңа бик зур акчалар тотыла, тик барыбер күп даруларның беренчел чималы арзан бәягә Кытайдан сатып алына, шуңа аларның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаска да мөмкин.

— Нигә чит илдә эшләнгән дарулар Русиядә ясалганнарыннан ун тапкыр кыйбатрак тора? Бу Кытайдан кергән арзан чимал белән генә бәйлеме?

Дженерикларның да Сербия, Польша, Болгарстанда җитештерелгәне күп очракта Русиядәгедән сыйфатлырак булып чыга

— Даруның бәясе күп өлешләрдән җыела. Аны ясаучы заманча технологияләр бәясе, чит илдәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, сыйфатлы чимал бәясеннән тыш, чит ил ширкәтләре даруларны күп еллар буе клиник тәҗрибәләрдә тикшерә. Башта алар даруны берничә ел хайваннарда сыный, аннан соң ихтыяри рәвештә ризалашкан кешеләргә акча түләп, аларга ничек тәэсир итүен күзәтә. Бу эшкә күп еллар, димәк, ширкәтнең бик күп акчасы сарыф ителә. Моны башкарганнан соң, дару формуласын уйлап табучылар 10-20 ел чамасы аны үзләре генә чыгара ала. Шушы вакыт узгач, даруны теләсә кайсы ширкәт җитештерү хокукына ия була. Кайчак, фармацевтик ширкәтләр акча түләп, ул хокукны сатып та алалар. Бу ширкәтләр инде оригинал дарудагы белән бер үк матдәләрдән торган дженерик чыгара. Ягъни Русиядәге фармацевтик ширкәтләр дженерик чыгарганда аны клиник сынаулар уздырып тормый, алар билгеле формуланы гына файдалана, шуңа ул арзангарак чыга. Тик менә дженерикларның да Сербия, Польша, Болгарстанда җитештерелгәне күп очракта Русиядәгедән сыйфатлырак булып чыга шул. Аналоглар исә шул ук авыруны дәвалый торган, әмма беренчел, оригинал препаратта кулланылган матдәләрдән аерыла торган препаратлар. Аларның да берничә төре бар һәм аналогларның үз дженериклары булырга мөмкин.

— Сез сатып алучыларга беренче чиратта чит илнекен тәкъдим итәсезме, әллә Русиянекенме?

— Даруның оригинал булганын да, аның дженерикларын да, аналогларын да әйтәм. Кайсы яхшырак соң, дип сорыйлар. Гадәттә, җиңел аңлашылсын өчен, машина белән чагыштырам. Мерседес машинасы да Лада да шул ук дүрт тәгәрмәчтән, рульдән тора, максатлары бер үк – кешене тиешле җиргә илтеп җиткерү. Тик чит илнекендә бару уңайлырак, рәхәтрәк, ышанычлырак. Дарулар да бер үк максаттан, ниндидер авыруны дәвалау өчен алына. Организмга булган уңайлык ягыннан гына аерылалар: чит илдә эшләнгән оригиналь препаратны организм җиңелрәк кабул итә, ди Гөлинә Закирова.

Соңгы елларда Русиягә дистәләрчә чит ил даруын кертү тыелды. Чит илдән кертү тыелган дарулар арасында бик куркынычлы таркау склероз авыруын дәвалый торганнары да бар. Ә ул авырудан интегүчеләр Русиядә нигәдер зур тизлек белән арта бара.

Ел башында Бөтенрусия пациентлар берлеге Русия сәламәтлек саклау министрлыгына илдәге авыруларга 42 төрле даруның җитмәве, аларның даруханәләрдә булмавы хакында хат язды. Шул даруларның берсе — метилпреднизалон. Таркау склерозны дәвалауда кулланылучы метилпреднизалонның җитмәве турында инде узган елның көзеннән бирле чаң кагалар. 18 февральдә министрлык бу хатка җавап бирде һәм төбәкләргә 1,8 млн флакон метилпреднизалон җибәрелүен хәбәр итте. Тик бу әлеге авырудан интегүче барлык кешеләргә бер елга кирәкле даруның нибары 10 проценты гына. Өстәвенә, министрлык үзе үк препаратка дефицит тууны аның бронхиаль астма, коронавирус, ревматоидлы артрит очракларында да кулланылуы аркасында дип аңлаткан. Димәк, даруга ихтыяҗ чынлыкта тагын да зуррак. Таркау склерозлы авырулар аны 1950нче елларда ук кулланыла башланган, күп кенә чирләрнең симптомнарын бастыру өчен кулланылучы дексаметазон белән алыштырырга мәҗбүр. Әмма анысын эчкәндә дозасы зуррак булырга тиеш һәм ул таркау склероз өянәгеннән тулаем коткармый, бары тик авыруны гына баса, ә даими куллану ашказаны җәрәхәтенә китерә.

2019 елда Roche фармацевтик ширкәте белән берлектә "Левада" социологик үзәге уздырган сораштырудан күренгәнчә, Русиядә таркау склероз белән авыручы һәр икенче пациент нәтиҗәле дәваланудан мәхрүм.

Азатлык 1996 елдан бирле таркау склероздан интегүче һәм соңгы елларда үзенә кирәкле даруны ала алмый азапланучы Әлфия Гыйбадуллина белән сөйләште. Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәүче Әлфия ханым шушы көннәрдә Татарстанның Клиник неврология үзәгендә реабилитация узган иде.

— Әлфия ханым, сездә бу авыру ничек башланды, диагнозны кайчан куйдылар?

Әлфия Гыйбадуллина
Әлфия Гыйбадуллина

— Авыруның беренчел симптомнарын тойганда миңа 31 яшь иде. Сул як битем чеметүдән, авызым кыегаюдан, бармак очларым оюдан, билем авыртудан башланды. Йоклаганда кулым оегандай үзеннән-үзе төшеп китә иде. Үзебезнең Алабуга хастаханәсенә, неврология бүлегенә бардым, хәтта өч атна дәваланып та чыктым. Билдәге авыру умырткадагы бүсердән, кул оеганлыгы җилкәдәге нервлар ялкынсынганнан диделәр.

Шуннан соң сул кулым хәлен югалтты. Авыр эшләрне эшли ала идем, әмма җиңел әйберләрне кулым тотмады. Терсәктән аста кулымның көче юк, бармаклар тыңламады. Шуңа карамастан, мин ун ел Сөт заводында эшләдем әле. Ул елларда да хастаханә юлын таптауны дәвам иттем. Хәлем авырайган саен хастаханәгә барам, ә анда остеохондроз диләр дә, авыртуны баса торган уколлар кадап кайтарып җибәрәләр. Өч-дүрт көннән тагын сызлана башлыйм. Ничек шул чакта ук бер табиб та мине магнит-резонанс томографиясе (МРТ) узарга җибәрмәвен әлегәчә аңламыйм.

41 яшемдә, 2006 елда сул аягым тыңламас булды һәм мин барган җирдән авып егыла башладым. Үзебезнең хастаханәгә барудан файда юк, остеохондроз диләр дә кайтарып җибәрәләр. Моңа бик ачуым килде, табиблар белән дә ачуланышып беттем, чөнки хәлемнең начарайганнан-начарая баруын сизәм бит. Шуңа күрә, хастаханәдән амбулатор картамны урлап, бернинди юлламасыз, туп-туры Казандагы Республика клиник хастаханәсенә килдем. Неврологның ишек төбенә барып бастым. Берничә атна алдан чиратка язылмасаң, Республика хастаханәсендәге табибка эләгүләре бер дә җиңел эш түгел. Анда ничек кергәннәремне әйтеп тормыйм. Табиб шул минутта ук МРТ ясатырга җибәрде һәм, ун ел газапланганнан соң, миңа берничә сәгатьтә диагноз куйдылар.

Ун ел интектерделәр мине. Эштә дә: "Эшлисең килмәгәнгә йөрисең син", дип гел тиргәп тордылар. Хастаханәдә дә: "Сез ялкау, эшлисегез килми, шуңа гел монда киләсез", дип әйтәләр иде. Белгән булсам, Алабуга табиблары белән сөйләшеп тә тормый идем, вакытында ук дәвалана башлый идем.

— Диагнозны ничек кабул иттегез?

Бәхетегез булса, инвалид арбасында йөри алырсыз, диде табиб

— Склероз дигәч, мин хәтер китәдер дип уйладым. Склероз белән таркау склероз аерыла икән. Диагнозымны ишеткәч, табибтан: "Мин хәзер моның белән ничек яшим инде?" дип сорадым. "Сезнең яшисегез киләме әле? Бу диагноз белән яшәмиләр инде, тиздән гел ятып тора торганга әйләнәсез, кеше кулына каласыз, бәхетегез булса, инвалид арбасында йөри алырсыз", диде табиб. 41 яшьлек ат кебек хатынга шулай дисеннәр әле! Шушы сүзләрне ишеткәч тугызынчы каттан сикерәм дә үләм дигән карар белән табиб ишегеннән чыктым. Ике баламның барлыгын да оныткан идем инде. Шунда телефоннан дус хатын шалтыратты. Елый-елый аңа сөйләдем дә, ул: "Үләргә җитешерсең, башта дәваланып, авыруга каршы көрәшеп кара әле", диде. Мин ике атна Республика хастаханәсендә дәваландым. Андагы хатыннар миңа бер профессор турында сөйләде, хастаханәдән туп-туры шуңа киттем. Ул мине Ирина Хафизова дигән табибка тапшырды. Менә шул табиб миннән кеше ясады, ул булмаса, мин бүген аягымда басып тормас идем.

— Сезгә ташламалы дарулар каралганмы? Нинди дарулар кулланасыз?

"Биокад" фармацевтик ширкәте

2020 елның көзендә, "Биокад" ширкәте Мәскәү хакимияте белән бергә төзелгән "Технополис Москва" махсус икътисади зонасында фармацевтик сәнәгать биналарын әзерләп бетерүе турында хәбәр итте. "Биокад" бу заводта 22 төрле дару җитештерәчәк, шуның күп өлеше яман шеш һәм аутоиммун авырулардан дәвалану өчен каралган.

— Әле 2006-2007 елларда Германиядә җитештерелә торган Бетаферон дигән препарат ала идек. Бик әйбәт ул. Аның айлык дозасы гына да 60 мең сумга якын тора. Кыйммәт булгандыр инде, аны Русия тендер аша үткәрмәде, безне Владимир өлкәсендәге "Генерион" ширкәтендә җитештерелә торган Инфибета даруына күчерделәр. Анысына да ничектер ияләндек әле. Аның даруы аерым, аны җебетә торган сыеклыгы аерым иде. Калтыр-колтыр килгән куллар белән шуны шприцка тутырулары кыен булды. Менә хәзер 5-6 ай чамасы инде безгә Мәскәүдә "Биокад" ширкәте җитештергән Интерферон бета-1b даруы бирәләр. Коточкыч каты авырттыра торган дару ул. Кадаганда гына авыртмый, аннан соң да гел сызланып йөрисең. Без аны көн аралаш, сәгать уңае буенча тән буйлап төрле урыннарга кадарга тиешбез. Мәсәлән, бер көнне җилкә башына, 48 сәгатьтән корсакка, тагын 48 сәгатьтән ботка, шул ук вакыттан арт санга һәм шундый ук эзлеклек белән икенче ботка, арт санга, корсакка һәм җилкәгә. Бер кадаган урынга әйләнеп килгәнче күпме көн үтә, ә бу даруны кадаган урын һаман кызарып тора, аңа кагылып та булмый, сызлый. Мин 2006 елдан бирле уколлар белән генә яшим, ләкин бу кадәр авыртып сызланганым юк иде. Бирегә дәваланырга килгәч башкалардан да сорадым: ул даруның авырттыруыннан бар кеше зарлана.

— Сез бу даруның үзегезгә килешмәве турында кая да булса хәбәр иттегезме?

Берни эшли алмыйм, бөтен кешегә шул дару, Мәскәү шуны җибәрә бит

— Мин шушы хакта әйтү өчен 3 мартта Татарстанның Клиник неврология үзәгенә, неврологым Наталья Бабичева янына махсус килдем. "Зинһар, даруны алыштырыгыз, тәнем чыдамый, бик сызланам", дидем. "Берни эшли алмыйм, бөтен кешегә шул дару, Мәскәү шуны җибәрә бит", диде Бабичева. Күрәсең, таркау склерозлы кешеләр үлеп бетсен диләрдер. Стационарга керә алсагыз, күрәчәксез: таркау склерозлы кешеләр – алар үлеп баручылар. Алар инде кеше булмаячак. Анда яшьләрнең күплеген күрсәгез. Килгән саен күрәм бит инде, таркау склероз белән авыручылар елдан-ел яшәрә, 14-18 яшьлекләр пәйда булды хәзер. Әлегә алар үзләрен нәрсә көтәсен, берничә елдан урын өстенә калачакларын белмиләр. Бүген мин алар арасында иң картыдыр, мөгаен. Аларның күбесе монда килеп тә җитә алмый, өйләрендә үлеп яталар. Минемчә, Русия хөкүмәте бу диагнозлы кешеләргә бөтенләй игътибар итми. Бәлки алар монда никадәр яшьләрнең шундый диагноз белән ятуын белмиләрдер? Бу коточкыч әйбер.

— Ни өчен даруны шушысына алыштырганнарын аңлаттылармы соң?

— Табиб берни дә аңлатмый. Тендерда бу препарат җиңгән икән, димәк, иң кулай бәяне ул тәкъдим иткән булып чыга. Моның энәсеннән үк сыйфатсыз булуы күренеп тора, ул шулкадәр арзанлы материалдан ясалган: кап-кара каты тимер энә, бармагың белән аз гына катырак бассаң ул шатырдап сына. Минемчә, бу таркау склерозлы кешеләрне кырып бетерү өчен генә ясалган әйбер.

— Ел саен таркау склерозны дәвалау өчен төрле препаратлар чыгып тора. Башка даруларны кулланып караганыгыз юкмы?

Чит илдә җитештерелүче финголимод препаратын тикшерүче тәҗрибә төркемендә катнаштым

— Үзлегемнән сатып алып кулланганым юк, чөнки пенсия акчасына бу мөмкин түгел. Ләкин мин чит илдә җитештерелүче финголимод препаратын тикшерүче тәҗрибә төркемендә катнаштым. Җиде ел шул дару белән яшәдем. Бүген түгел икән, иртәгә барыбер үләсе, дип уйладым. Алга таба яшәүгә зур өметләр багламыйм. Дару файдалы булып чыкса, ул күпме кешенең гомерен саклап калачак дидем дә, тәвәкәлләдем. Дару ясаучы ширкәт безне препаратлар белән тәэмин итеп торды. Өч ай саен Казанның Бутлеров урамындагы клиникага алып килеп сәламәтлекне тикшерә иделәр. Бәлки минем 2006 елдан бирле әле дә үз аягымда йөрүемә аның да файдасы тигәндер. Бу авыруның яман шеш кебек үк яхшысы һәм яман сыйфатлысы бар бугай. Яманы кешене тиз арада бөтереп алып урынга сала, ә яхшысы минеке кебек сәламәтлекне акрын гына ашый.

— Әлфия ханым, бу авыру нәселдән килә аламы? Сезнең нәселдә мондый авырудан интеккән кеше булганмы?

— Хастаханә пулатындагы кешеләрдән дә сорашам, беркемдә дә андый диагнозлы туганнар, әти-әниләр булмаган. Мин чирли башлаганда ук бу хакта табиблар белән күп сөйләштем. Ике кызым бар бит. Кергән бер табибтан ныклап: "Бу геннар белән биреләме? Минем оныклар шундый булып туарга мөмкинме?" дип сорадым. Бик сирәк очракта гына геннардан бирелә, ә калган очракларда каян килеп чыгуын әйтә алмыйлар. Элек, әле мин диагнозымны белгән генә елларда андый диагнозлы кешегә бала табу катгый тыела иде. Авыру көчәя, үләргә мөмкинсең, балаң ятим калачак, дип кисәтәләр иде. Мин 41 яшемдә килеп эләктем бит инде, миңа шулай дип әйттеләр. Хәзер таркау склерозлы яшьрәк пациентларга бала табарга да рөхсәт итәләр. Бүген бу авыру белән иң күп чирләүче кеше – Британиядә. Япониядә андый диагнозлы берәү дә юк. Мөгаен, диңгез ризыгы ашау, Омега-3не рационда даими куллану бу авырудан саклыйдыр. Безнең рационда да Омега-3 гел булырга тиеш дип әйтеп торалар.

— Бүген бу авыру сезнең тормышка ничек йогынты ясый?

— Җиңел авыру түгел инде. Кулың белән берни тота, берни эшли алмыйсың. Аяк аксый, аны сөйрәп кенә йөрим. Аякта барганда уңга-сулга борылырга ярамый, туктап бар гәүдәм белән борылып кына карый алам. Үзәк нервның тоткарлыгы юк. Барган килеш кенә артка борылып карасам, башка тормаска да мөмкинмен. Аягым белән вак кына ташка бассам да егылам. Шулай егылып күпме тезләремне җимердем, никадәр киемнәремне ерттым. Шулкадәр начар нәрсә. Алабугада шулай барган җирдән егылам, беркем якын да килеп карамый. Торырга ярдәм итмиләр. Исерек хатын дип уйлап, янымнан узып кына китәләр. Без бит дөрес йөрмибез, селкенеп-селкенеп тә китәбез. Елына ике тапкыр дәвалану курсы алам. Өйдә көн аралаш уколлар ясыйм. Өй эшләремне кызларым башкара, тәмлерәк ризыклар ясау да алар өстендә, алар килеп йөриләр, дип сөйләде Әлфия Гыйбадуллина.

Һәр ел май аеның соңгы чәршәмбесендә Бөтендөньяда Таркау склерозга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Быел ул 26 майга туры килә. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Русиядә 150 меңләп кеше таркау склероздан интегә. Бөтен дөньяда 3 миллионга якын шундый авыру бар дип санала. Узган ел Русиядә таркау склероз диагнозы белән рәсми теркәлүчеләр саны 85 мең кешедән арткан. Ил күләмендә караганда, аларның саны ел саен 6 мең 500 кешегә артып тора. Татарстанда гына да 2013 елда шул ук диагнозлы 1610 авыру билгеле булган, узган ел аларның саны 2250 кешегә җиткән. Элек авыруларны Германиядән кертелгән Бетаферон даруы белән тәэмин иткән булсалар, берничә ел элек ул Русиядә эшләнгән дженерикка алыштырылган. Узган елдан исә авыруларны тагын да арзанлы аналогка күчергәннәр. Моннан тыш, таркау склерозлы кешеләргә кирәкле башка даруларга да дефицит туган, кайбер препаратлар даруханәләргә бөтенләй кайтмый башлаган.

Бу авыруның каян килеп чыгуы әлегәчә өйрәнелмәгән. Билгеле булганча, бу нерв системасы авыруы: баш һәм арка миендәге нервларның тышчасы аутоиммун процесслар аркасында зарарланып, шул урында төерләр барлыкка килә. Нәтиҗәдә нерв импульслары тиешле органнарга дөрес барып җитми, димәк, баш мие гәүдәне тулаем контрольдә тота алмый башлый. Бу төрле кешедә төрлечә чагыла. Күп очракта, таркау склерозлы кешеләр сукырая, хәрәкәтләре чикләнә, берничә ел эчендә урын өстендә ятуга калалар. Бу авыруны картларга хас склероз белән бутарга кирәкми, чөнки ул яшьләрдә, хәтта балаларда да булырга һәм хәтергә бөтенләй йогынты ясамаска да мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG