Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле музыка белгече Йолдыз Исәнбәт вафат


Йолдыз Исәнбәт (1936-2021)
Йолдыз Исәнбәт (1936-2021)

Йолдыз Исәнбәт - татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы. Аңа 84 яшь иде.

Казанда музыка белгече, педагог, татар музыка тарихын халык иҗатыннан алып профессиональ музыка барлыкка килүгә кадәр өйрәнгән белгеч Йолдыз Исәнбәт вафат булды.

Ул күренекле татар язучысы Нәкый Исәнбәтнең кызы. Йолдыз Исәнбәткә май ахырында 85 яшь тулыр иде. Аның үлеме турында мәгълүматны Азатлыкка Татарстан мәдәният министрлыгында расладылар. Мәрхүмә Казанның Иске бистә зиратында җирләнәчәк.

Йолдыз Исәнбәт – Русия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты.

Йолдыз Исәнбәт 1936 елның 30 маенда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясенең теория-композиторлык факультетын тәмамлаган. Сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертациясен "Муса Җәлил һәм татар музыкасы" темасына яклый.

1962-1994 елларда Казан дәүләт консерваториясендә музыка тарихы дәресләре алып бара, музыка теориясе һәм татар музыкасы кафедралары белән җитәкчелек итә.

1993-1996 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты өлкән гыйльми хезмәткәре була.

Татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы (фольклор нигезләреннән башлап, 1939 елда театр ачылуга кадәр) мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы. Татар энциклопедия сүзлеге өчен 100дән артык мәкалә яза. "Татар композиторларының Казан сәхнәсендә куелган музыкаль-сәхнә әсәрләренең сүзлеген" төзи.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG