Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета": Конституциягә үзгәрешләргә тавыш бирүне күзәтергә "халыкара эксперт"ларны Русиягә чартер рейслар белән китергәннәр


Тавыш бирү вакытында
Тавыш бирү вакытында

Чит ил кешеләрен Русиягә китерүне Иҗтимагый пулат оештырган.

2020 елның июнендә Русия конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү вакытында Русиягә "чит илдән килгән экспертлар" махсус ялланган кешеләр, аларның кайсы сайлау комиссиясенә барасы алдан ук билгеле булган, дигән нәтиҗә ясала "Новая газета" һәм "Досье" бергә уздырган тикшеренүдә.

Чит ил кешеләрен тавыш бирүне "күзәтергә" китерүне Русия Иҗтимагый пулаты оештырган диелә. Пулатның матбугат хезмәте биргән мәгълүматка күрә, 66 илдән 185 эксперт Русиягә килергә теләк белдергән, аларга чакырулар җибәрелгән. Шулардан 50дән артык эксперт килү мөмкинлеге тапты, дигәннәр Иҗтимагый пулатта.

Тикшеренү авторлары халыкара "экспертлар"ны бөтенесен бер очкычта китерүләрен ачыклаган. Барлыгы 29 илдән җитмешкә якын кеше килгән диелә. Иң күбе – Франциядән - 16 кеше. Алар барысы да Марин Ле Пенның ультра-уң карашлы фиркасе әгъзалары булып чыккан. Бу депутатлар Русия конституциясен үзгәртү өчен тавыш бирүләр вакытында "санитар һәм сайлау кагыйдәләре үтәлә" дип хисап биргән.

Сербиядән килгән алты "эксперт" Русия матбугатында "Косово һәм Метохия буенча Канцелярия" мөдире урынбасарлары дип аталса да, "Новая газета" журналистлары әлеге оешма сайтында бу кешеләр турында мәгълүмат тапмаган, оешма вәкилләре дә аларның кем икәнен белмәвен әйткән.

Әфганстаннан, Германиядән килүче "экспертлар" арасына Африка илләре илчелекләреннән берничә хезмәткәр дә өстәп, матбугат өчен матур "сурәт" ясалган, дип белдерә журналистлар.

Иҗтимагый пулат вәкиле "эксперт"ларны китерүнең финанс ягы безгә кагылмады, дип белдергән, әмма Франциядән килгән депутатларның юл кәгазьләрендә финанслау чыганагы буларак Иҗтимагый пулат күрсәтелгән, диелә.

Моннан тыш, "эскперт"ларга кайсы сайлау комиссиясенә "күзәтергә" барасы алдан ук билгеләп куелган булган, диелә.

Русиягә килеп киткән "экспертлар"ның берсе дә бу турыда "Новая газета" журналистлары сорауларына җавап бирергә ризалашмаган.
Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен "бөтенхалык тавыш бирү" чарасы 2020 елның 25 июнендә башланды һәм атна буе барды.

Бәйсез күзәтүчеләргә сайлау урыннарына керүдә киртәләр тудырылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG