Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Африкадагы Русия хәрби "инструкторлары" дистәләгән җинаятьләр кылуда шикләнелә


БМО Русия “инструкторлары”ның көчләүләр һәм талауларда катнашу ихтималлыгын әйтә.

Үзәк Африка Республикасында (ҮАР) хакимият армиясе тарафында сугышучы Русия хәрби "инструкторлары" андагы тыныч халыкны талый һәм үтерә, шулай ук төркемләп көчли. Бу хакта җирле халык сөйләүләренә һәм БМОның ялланып эшләүчеләрне куллану мәсьәләләре эшче төркеменең документларына сылтанып Франциянең Халыкара Радиосы (RFI) тарафыннан бастырылган тикшерүдә әйтелә, дип яза Медуза. 31 мартта, бу эшче төркем беренче тапкыр рәсми рәвештә Үзәк Африка республикасы хакимиятенең хосуси хәрби ширкәтләрне киң куллануына бәйле борчылу белдерде.

Төркемнең пресс-релизында өч Русия оешмасы искә алына: Вагнер хосусый хәрби ширкәте, республикада Вагнер филиалы булып саналган Sewa Security Services һәм 2017нче елда ҮАРда оешкан рәсми рәвештә тау эшкәртү ширкәте саналган Lobaye Invest SARLU.

Гомумән алганда, ҮАР рәсми хөкүмәте һәм гыйсьянчылар төркемнәре арасында 2012 елдан бирле барган ватандашлар сугышында 800-2000 Русиядән ялланган хәрбиләр катнаша, дип хәбәр итә RFI чыганаклары. Русиянең илдәге илчелеге 535 рус "инструкторы" барлыгын таный, дипломатлар әйтүенчә, һөҗүм ителгән очракларда җавап бирүдән тыш, алар сугышта турыдан-туры катнашмый.

Шулай да, 2020-2021 елларда хакимиятнең илнең төп шәһәрләрен гысьянчылардан тартып алуда русияләрнең катнашуы төп роль уйнаган, дип хәбәр итә RFI.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләренең эчке хисапларында, 2021 елның 1 гыйнварыннан апрель урталарына кадәр Үзәк Африка республикасы армиясенең Русия хәрбиләре белән берлектә яки Русия гаскәрләренең үзләре генә ким дигәндә йөзләрчә кеше хокукларын бозу һәм халыкара һуманитар хокукларын бозу очраклары әйтелә.

Хисапта 26 мәхкәмәсез үлем җәзасы, биш көчләү, 27 нигезсез кулга алу һәм иректән мәхрүм итү китерелә.

Мәсәлән, Үзәк Африка республикасы армиясе, Русия "инструкторлары" белән берлектә, 2020-нче елның декабрендә Бамбари шәһәрен гыйсъянчылардан яулап алгач, алар сугышчылар да, гади халык, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар да булган мәчеткә кергәннәр һәм шаһит сүзләренчә, урыслар "бөтен тарафка да ут ачканнар", аннары өч яшь кешене үлем җәзасына тарканнар.

Моннан тыш, Бамбари кулга төшерелгәннән соң, шәһәрдә күпләп кулга алулар башланган. Кулга алынганнар хәбәрсез югалган.

2020 елның декабрендә, русияләр илнең башкаласы Бангига бару блокпостында тикшерү пунктында туктамаган йөк машинасына ут ачканнар. Нәтиҗәдә, БМО хисабында әйтелгәнчә, өч тыныч кеше үлгән, 15 кеше яраланган. Соңрак, машинада булган һәм яраланган шаһит машинаның техник җитешсезлекләр сәбәпле вакытында туктамаганын әйткән.

Шулай ук БМО русиялеләрнең катнашу ихтималы булырга мөмкин берничә сексуаль көч куллану очрагын документлаштырган. 20 яшьлек африкалы урысча сөйләшкән берничә ир кешенең 15 февральдә ялган белән үзен машинага утыртып билгесез тарафка алып китеп төне буе көчләүләрен сөйләгән. "Алар минем белән хайваннарча кыланды. Миң аңламыйм. Мин бит алар кебек үк кеше. Руслар монда безгә ярдәмгә килгән дип аңлаган идем", дигән ул RFIга.

Ниһаять, җирле халык урысларны талауда һәм йортларны яндыруда гаепли.

"Алар хәтта дуңгызларны да үтерәләр. Ризык сатып алмыйлар. Ашарга теләгәндә, кешеләр асраган хайваннарны суялар ", дигән шунда яшәүчеләрнең берсе.

RFI билгеләп үткәнчә, республикада гадәттән тыш хәл кертелү һәм шул сәбәпле хәрәкәт тыелу тикшерү һәм дәлилләр җыюны кыенлаштыра. Моннан тыш, русларның эшләрен тәнкыйтьләүчеләр автоматик рәвештә дәүләт сәясәтенең оппоненты яки хәтта гыйсъянчыларның хезмәттәше буларак бәяләнә.

Француз басмасы тикшерүендә күрсәтелгән Русия оешмаларыннан аңлатма ала алмаган. Русия илчелеге Берләшкән Милләтләр Оешмасы эшче төркеменең нәтиҗәләрен "спекуляция" дип атаган һәм аны "кораллы оешмаларга ялланучылар кылган җинаятьләрне тикшерүгә юнәлтергә" өндәгән. Илчелек шулай ук ил хакимиятенең рәсми үтенече һәм БМО Куркынычсызлык шурасына хәбәр иткәннән соң килү сәбәпле "Русия инструкторлары ялланып эшләүчеләр түгел" дип аталмый дигән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG