Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа районы мәхкәмәсе бердәнбер улларын армиядә югалткан Сираҗевлар гаиләсе шикаятен карый башлады


Армиядә һәлак булган Илдар Сираҗевның әнисе Гөлсимә(у) һәм сеңлесе Гөлназ Сираҗевлар
Армиядә һәлак булган Илдар Сираҗевның әнисе Гөлсимә(у) һәм сеңлесе Гөлназ Сираҗевлар

Җавап тотучы як буларак Русия саклану министрлыгы вәкилләре мәхкәмәдә катнашмады, хөкемдар алардан килгән дәгъвага каршы хат белән таныштырды.

Бүген Башкортстанның Уфа районы мәхкәмәсе гаскәрдә вафат булган 20 яшьлек солдат Илдар Сираҗевның туганнарының Русия саклану министрлыгына каршы шикатен карый башлады. Тыныч вакытта хәрби хезмәттә үлгән солдат гаиләсе Саклану министрлыгыннан компенсация буларак өч миллион сум таләп итә.

Башкортостаннан армиягә чакырылган Илдар Сираҗев 2019 елның 24 июлендә Свердлау шәһәрендәге хәрби күнегүләр мәйданында ток сугудан һәлак булды.

Ул гаиләдә туендыручы бердәнбер кеше иде. Аның әти-әнисе лаеклы ялда, әтисендә дә, сеңлесендә дә инвалид. Аны югалту гаиләгә рухи, матди зыян салды дип саный Сираҗевлар. Бүген мәхкәмәдә гаиләдә бердәнбер туендыручыны югалтудан алынган рухи зыянны каплау гаризасы карала башлады.

Алар китерелгән зыян өчен гаиләдәге һәр кешегә бер миллион сум түләнүен таләп итте.

Бүгенге утырышта хөкемдар Алексей Кузнецов Сираҗевлар гаиләсен һәм аларның вәкиле булган хокук яклаучы Владимир Симарчукны Русия саклану министрлыгының хокукый тәэмин итү үзәк төбәк идарәсеннән аларның дәгъваларына каршы килгән хат белән таныштырды. Идарә әйтүенчә, элегрәк инде Екатеринбур гарнизоны хәрби мәхкәмәсе карары белән Илдар Сираҗевка турыдан-туры зыян китерүче дип бу көнне взводының электр станциясен тәэмин итү өчен вакытлыча җитәкчесе булган сержант Николай Богданов билгеләнде. Саклану министрлыгы вәкилләре әйтүенчә, аның бу гамәлләре бурычларын үтәмәгән дип таныла һәм шулай итеп, аңа йөкләнгән хәрби хезмәт вазифаларын башкару чикләреннән чыккан дип санала.

Саклану министрлыгы вәкилләре шулай ук "кеше тормышына зыян салу вакытында рухи зыянны каплау өчен гаилә мөнәсәбәтләре турыдан-туры җитәрлек нигез түгел" дип белдерде. "Хәрби хезмәт вакытында Сираҗевның үлеме", хәрби юристлар әйтүенчә, шулай ук "рухый зыян өчен компенсация кайтаруга җитәрлек нигез түгел".

Саклану министрлыгы вәкилләре "Русия саклану министрлыгының дәгъвачы сәламәтлегенә зыян китерүдә гаебе юк" дип шикаятьне канәгатьләндерүне тулысынча кире кагуны сорады.

Мәхкәмә дүртенче июньдә дәвам итәчәк.

Сираҗевлар гаиләсе мәхкәмәгә тагын бер гариза язган. Цинк табутта кайтарылган улын җирләү эшен оештыруда тотылган чыгымнарны каплау да гаилә өстенә генә төшкән. Алар моның өчен компенсация таләп итә.

Ике мәхкәмәдә дә җавап тотучы – Русия саклану министрлыгының 28331 хәрби бүлеге. Икенче шикаять мәхкәмәдә 11 майда каралырга тиеш.

Моңа кадәр мәхкәмәдә әзерлек утырышлары булган, әмма җавап тотучы як вәкилләре катнашмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG