Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәнбер уллары армиядә үлгән ата-ана дәүләтне җавапка тартырга тели


Галинур Сираҗев улының кабере янында
Галинур Сираҗев улының кабере янында

5 һәм 11 майда 2019 елда хәрби хезмәттә һәлак булган Илдар Сираҗев эше нигезендә мәхкәмә утырышы була. Илдарның әти-әнисе бердәнбер туендыручыны югалткан гаиләгә рухи зыян өчен компенсация, җирләү вакытында булган чыгымнарны капларга түләүләр булыр дип өметләнә.

5 май Уфаның район мәхкәмәсендә Гөлсимә Сираҗеваның гаризасы тикшереләчәк. Гөлсимә ханым – 2019 елда Екатеринбурда һәлак булган Илдар Сираҗевның әнисе. Аның үлем факты турында Азатлык язды. Вакыт узу белән солдатның һәлак булуы очрагы да тикшерелде, аның нигезендә мәхкәмә дә оештырылды, гаеплесе дә табылды. Сау-сәламәт килеш баласын армиягә озатып җибәргән ата-ананың улларын цинк табутта каршы алу өчен командирлар, җитәкчеләр түгел, ә килешү нигезендә хезмәт итүче бер сержант Сергей Богданов кына гаепкә тартылды. Анысы да административ хөкем карары булды. Гөлсимә дә, аның ире Галинур да моның белән килешмәде, әмма апелляциягә бирмәде.

"Мәхкәмәгә үзем йөрдем, поездга билет алдым да утырып киттем, алдым да утырып киттем. Ул чыгымнарны миңа тулысынча капларга тиешләр иде, бер өлешен кайтардылар, әмма 65 мең сумны мең төрле сәбәп табып тотып калдылар. Сергей Богданов та минем ике балам бар дип җәлләтте үзен, ә минем балам гомумән юк, командирлар аркасында баламны югалттым", дип сөйли Гөлсимә Сираҗева. Ике ел узса да йөрәк ярасы тартылмады, ана кеше бүген дә елый.

Мәрхүм Илдар Сираҗев – гаиләдә туендыручы бердәнбер кеше иде. Аның әти-әнисе лаеклы ялда, әтисендә дә, сеңлесендә дә инвалидлык таныклыгы бар. Аны югалту гаиләгә рухи, матди зыян салды дип саный Сираҗевлар. 5 май мәхкәмәсендә гаиләдә бердәнбер туендыручыны югалтудан алынган рухи зыянны каплау гаризасы каралачак. Гөлсимә ханым мәхкәмәгә тагын бер гариза язган. Цинк табутта кайтарылган улын җирләү эшен оештыруда тотылган чыгымнарны каплау да гаилә өстенә генә төшкән.

Гөлсимә Сираҗева
Гөлсимә Сираҗева

"Җыйган акчаларым бар иде, улым белән шундый бәхетсезлек килеп чыккач, соңгы юлга озату мәрасименә акчаны кызганмадым. Кеше дә күп иде, аларны сыйдыра алмагач, мәчет имамыннан ярдәм сорадым, кертте, рәхмәт яусын. Андагы чыгымнар күп булды, безнең гаилә өчен 200 мең сум зур акча. Хокук яклаучы да аларны кайтарырга тырышып карарга кирәк диде. Дәүләт минем улымны тартып алды, тиешле кешеләр җавапка тартылмады, ичмасам компенсацияләрне түләсен. Илдарның үлеменә ике ел, ә минем йөрәктә тынычлык юк, сагынам баламны", дип сөйләде ана. Ул мәхкәмәгә ышанмаса да, улым хакына эшлим моны дип аңлата.

Ике мәхкәмәдә дә җавап тотучы – Русия саклану министрлыгының 28331 хәрби бүлеге. Гөлсимә һәм Галинур Сираҗевларга мәхкәмә белән эш итәргә хокук яклаучы, Башкортстанның хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты рәисе Владимир Симарчук ярдәм итә. Моңа кадәр мәхкәмәдә әзерлек утырышлары булган, әмма җавап тотучы як вәкилләре катнашмаган. Симарчук фикеренчә, 5 һәм 11 майда да алар утырышка килмәскә мөмкин. Бу – хәрбиләрнең эш итү системы дип аңлата хокук яклаучы.

Симарчук мәхкәмәнең Сираҗевлар яклы уңай карар чыгаруына өмет итеп була ди, әмма ул хөкем карары күз буяр өчен дә була ала дип аңлатты ул Азатлыкка.

Владимир Симарчук
Владимир Симарчук

"Мәхкәмә моңа кадәр Илдар Сираҗевнең үлеме тиешле таләпләр үтәлмәве аркасында булды дигән карар чыгарды. Административ карар булды ул, ягъни егетнең үлемендә турыдан-туры гаепле булучылар судан коры чыкты. Эш шунда ки, бу хәрби бүлектәге элеккеге командир "Урал" машиналарына хуҗалыкта кулланган розеткалар урнаштырырга дип фәрман биргән. Бу нормативларга каршы килә. Бары тик инспекция алдында "Менә электр уты бар" дигән хисап ясар өчен башкарылган эш була. 220 Вт розеткаларын тагын да югарырак җитәкчелек күреп аларны алырга таләп итеп, "Урал" машинасын тәртипкә китерергә кушкан. Әмма бу фәрман үтәлмәгән. Элеккеге командир киткән, яңасы килгән, ул "Урал" машиналарына кагыйдәләр бозылып розеткалар урнаштырылганын белгән, әмма барыбер кырга, хәрби әзерлеккә шул розеткалы килеш машиналарны чыгарган. Аның урынбасарлары да күп. Барысы да күз йомган. Бәхетсез очрак була, әмма берсе дә җинаять кылуда җаваплылыкка тартылмады, Сергей Богданов кына мәхкәмә каршына бастырылды. Урысча әйткәндә, "крайний" кешене таптылар. Шуңа да без моның белән килешмичә рухи зыян салынды дип мәхкәмә тагын гариза яздык.

Илдар Сираҗев
Илдар Сираҗев

Кеше һәлак булды, аның гаиләсенә бу – коточкыч зур фаҗига. Аларга рухи зыян салынды. Гражданнар Кодексында рухи зыянны каплау турында маддә бар. Моннан тыш җирләү мәрасимендә булган чыгымнарны да каплауларын телибез. Мәхмәгә җавап тотучылар килүенә ышанмыйм, аларда андый практика юк. Бөтен кирәкле инстанцияләргә да хатларны җибәрдек, Илдар Сираҗев вафатында гаепле дип танылган Сергей Богдановка да хат юлланды, таләпләр куелды. Белүемчә, Сираҗев һәлак булган хәрби бүлектән җавап бар, бернинди дә вәкил катнашмаячак дип җавап биргәннәр", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Мәрхүм солдатның әти-әнисеннән аермалы Симарчук мәхкәмә уңай хөкем чыгаруына өметләнә. Әмма хөкемдар без сораганны тулысы белән канәгатьләндермәскә дә мөмкин, дип искәртә ул. Хокук яклаучы фикеренчә, Сираҗевларның өлешчә дә бу мәхкәмәдә җиңүенең нәтиҗәсе зур булачак.

"Әйе, бәлки, тулысы белән аларга акчаны кайтармаслар да. Әмма эш бит монда гына түгел, мәхкәмә карарының профилактик максаты да бар. Иманым камил: хөкем булса, Русия саклану министрлыгына ул барып җитәчәк һәм алар бөтен хәрби бүлекләрне дер селкетә башлаячак. Сираҗев хезмәт иткән хәрби бүлек җитәкчеләренә дә "сәлам" булачак. Без аерым берәр кешене дә бәхетсез очрактан коткара алабыздыр, бәлки. Аннары Гөлсимә белән Галинур Сираҗевларның мәхкәмәгә гариза язулары - үз хокуклары өчен көрәшү үрнәге. Кеше хакыйкатьне эзләргә, табарга, үз хокуклырын якларга тиеш", диде Симарчук.

Азатлык бу эшне күзәтүен һәм соңгы хәбәрләр белән таныштыруын дәвам итә.

* * *

Русия президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә, 2021 елда хәрби хезмәткә 134 650 кешене алырга ниятлиләр. Бу сан узган елгыдан күбрәк – былтыр армиягә 128 мең егет алынган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG