Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага нациларны җиңүдә СССРның хәлиткеч ролен кире кагуны тыйган канун өлгесе тәкъдим ителде


Канун өлгесе Русия президенты Владимир Путин ярдәме белән Бердәм Русия фиркасеннән бер төркеме депутатлар тарафыннан әзерләнгән.

Русия Дәүләт думасына Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар Германиясен җиңүдә Советлар берлегенең хәлиткеч ролен кире кагуны тыйган канун өлгесе тәкъдим ителде. Документ шулай ук бу тарихи чорда Совет һәм наци режимнарын тәңгәләштерүне тыярга тәкъдим итә. Канун өлгесе Русия президенты Владимир Путин ярдәме белән Бердәм Русия фиркасеннән бер төркеме депутатлар тарафыннан әзерләнгән. Кану өлгесенә аңлатмада әйтелгәнчә, төзәтмәләрнең максаты "өлкәннәрне мыскыллау һәм Җиңүдәге җирәнгеч спекуляцияләргә киртә кую".

Элегерәк, Путин бу башлангыч турында сөйләшкәндә, Русиядә "күптән түгел үткәннәрне саклау механизмнарын кертергә" кирәклеген әйтте. Ул моны дөньяның берничә илендә Госманлы империясендә әрмән геноцидын кануни кире кагу белән чагыштырды.

Хокук бозган өчен җәза текстта билгеләнмәгән, ул парламентка аерым документ булып кертеләчәк. Аның хөкүмәт тарафыннан раслануы көтелә.

Путин берничә тапкыр "тарихны яңадан язу"ны һәм Икенче дөнья сугышы турындагы хакыйкатьне бозарга тырышуны тәнкыйтькә тотты. Ул шулай итеп Көнбатыш илләре "Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән тәртипне үзгәртергә тели" дигән фикерен әйтте.

Апрель башында Путин Икенче бөтендөнья сугышы ветераннарының намусын һәм дәрәҗәсен кимсетүне тыя торган канун имзалады, аны бозучылар өч елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Шул ук вакытта, парламент тарихта наци Германиясенә 1939-нчы елда сугыш башларга рөхсәт биргән төп сәбәпләрнең берсе дип саналган Молотов-Риббентроп килешүен хөкем итүне юкка чыгаруны тәкъдим итүче канун өлгесен карый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG