Accessibility links

Кайнар хәбәр

Starship прототибы беренче тапкыр уңышлы төшеп утырды


Starship Бока-Чикада
Starship Бока-Чикада

Аннан алда булган очышларда кораблар шартлаган иде.

Илон Маскның SpaceX ширкәте эшләгән Starship галәм корабы прототибы пәнҗешәмбе үзенең очышын уңышлы тәмамлады. Ул исән-имин килеш җиргә төшеп утырды.

Starship SN15 корабы Техас штатында Бока-Чика полигоныннан җибәрелгән иде. Сынау очышы вакытында ул 10 километр биеклеккә күтәрелде, аннары аның моторы сүндерелде, ул аэродинамик юл белән тизлеген киметте, шуннан соң моторы кире кабызылып, ул вертикаль хәленә кире кайтты һәм очып киткән мәйданчыгына йомшак кына төшеп утырды. Очыш алты ярым минут дәвам иткән.

Starship прототипларының моңа кадәр булган очышлары уңышсыз тәмамланып килде. 30 марттагы сынау очышы вакытында кораб һавада килеш шартлады. Март башында очыртылган прототип төшеп утырганнан соң берничә минуттан шартлаган иде. Декабрьдә һәм феральдә узган сынауларда исә ракетлар төшеп утырган вакытта шартлап, җимерелде.

Апрель ахырында Илон Маск прототипның яңа версиясен эшләгәндә "йөзләгән конструктив камилләштерү" уздырылганын белдергән иде.

SpaceX ширкәте Starship корабын Falcon-9 һәм Falcon Heavy ракетларына альтернатива буларак эшли. Ширкәтнең җитәкчесе Илон Маск әлеге төр кораблар киләчәктә Айга һәм Марска пилот белән идарә ителә торган очышлар ясауда кулланылыр дип фаразлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG