Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceX ширкәтенең Starship ракеты уңышлы утырудан соң шартлады


Starship шартлавы, архив фотосы
Starship шартлавы, архив фотосы

Әлеге төр ракетлар киләчәктә Айга һәм Марска очу өчен төзелә.

SpaceX ширкәтенең Айга һәм Марска очышлар өчен булдырылган Starship галәм корабының прототибы 4 мартка каршы төндә сынау очыш барышында беренче тапкыр уңышлы утырды. Сынаулар АКШның Техас штатында узды.

Starship SN10 Унынчы сынау җиһазын ул көнне ике тапкыр җибәреп карадылар. Беренче очыш бер моторда килеп чыккан проблем аркасында стартка 1 секунд калганчы туктатылды. Икенче стартта җиһаз уңышлы гына 10 мең метр биеклеккә күтәрелде, горизонталь хәлгә килде һәм идарә ителеп төшә башлады. Шуннан соң Starship утыру мәйданына уңышлы утыра алган.

Утырудан соң 8 минут узгач, ракет шартлады. SpaceX белгечләре шул вакытта җанлы трансляцияне инде туктаган булган. The New York Times язуынча, шартлау ягулык агу сәбәпле булырга мөмкин.

Ракеты очышы юлын фотограф Джек Бейер төшереп калган.

Әлеге сынау Starship ракетлары өчен унынчы булган. Сигезенче һәм тугызынчы сынаулар вакытында ракетлар җиргә бәрелеп шартлаган.

Starship ракеты SpaceX хәзер NASA, АКШ оешмалары өчен кулланган Falcon ракетларын алыштырырга тиеш булачак. Илон Маск әлеге төр ракетлар Җир әйләнәсенә иярченнәр чыгара алачак, кешеләрне Марс белән Айга илтә алачак дип планлаштыра.

2023 елда Starship-ның Айга очышы көтелә. Ракетта япон миллиардеры Юсаку Маэдзава һәм тагын сигез кеше булачак, дип планлаштырыла. 3 март Маэдзава төрле илләрдән сигез экипаж әгъзасын җыюын игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG