Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья вакциналар конгрессы Moderna-ны коронавирустан иң яхшы вакцина дип таныган


Moderna вакцинасын Америкадагы ширкәт җитештерә. 

Дөнья вакциналар конгрессы коронавирустан вакциналар арасында иң яхшысы – Америка ширкәте чыгара торган Moderna дигән нәтиҗәгә килгән. Рейтингның беренче унлыгына шулай ук AstraZeneca, Bharat Biotech, Janssen, Medicago, Novavax, Pfizer/BioNtech, Спутник V вакциналары, хайваннар өчен Zoetis вакцинасы да кергән.

"Вакцина өчен яңа технология/платформа" номинациясендә дә Moderna җиңеп чыккан.

Дөнья вакциналар конгрессы вакциналар буенча иң абруйлы глобаль конгресс санала. Ул 20 елдан артык узып килә. Элек Вашингтонда җыелган булса, быел ул онлайн форматта узды.

Апрель ахырында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Moderna-ны ашыгыч куллану өчен киңәш ителгән вакциналар исемлегенә кертте. Март башында Европаның дарулар агентлыгы Moderna вакцинасының куркынычсыз икәнлеген раслады.

АКШ президенты Джо Байден COVID-19 вакцинасы эшләп чыгаручы ширкәтләрнең үз вакциналарын патент белән якламауларын дөрес дип бәяләде. Президент Дөнья сәүдә оешмасының шундый тәкъдимен хуплады. Әлеге карар башка илләргә вакциналарны киртәләрсез алып җитештерү мөмкинлеге бирә. Фармацевтика ширкәтләре моңа каршы килә. Алар ялган препаратлар эшләп чыгару мөмкинлеге арта дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG