Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы роспотребнадзор җәй чит илләргә ялга бармаска киңәш итте


Греция
Греция

Ялларын июнь ае ахырына ниятләгән кешеләр чит илләрдә вазгыятьнең үзгәрергә мөмкин булуын белергә тиеш диделәр. Русиядә ял итү иминрәк дигән фикер яңгырады.

Рәсмиләр җәйге чорда чит илгә чыкмый, Русиядә ял итәргә киңәш итте. Бу хакта 6 майда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республика оператив штабының социаль челтәрендә оештырылган туры эфир вакытында белдерде.

"Чит илләрдә вазгыять тотрыксыз. Кайбер илләрдә коронавирус таралу көчәйде. Төркиягә очышлар туктатылды. Анда һаман да хәлләр киеренке. Чит илдә ял итәргә баруны кичектереп торырга киңәш итәр идем. Ялларны июнь ае ахырына ниятләгән кешеләр вазгыятьнең үзгәрергә мөмкин булуын белергә тиеш", диде Любовь Авдонина.

Шул ук вакытта Роспотребнадзор Русиядә ял итү иминрәк дигән фикердә. Пляжда коронавиру йоктыру куркынычы юк дәрәҗәсендә, диде ул. Шулай ук рәсмиләр быел җәйге лагерьларга балаларны күбрәк җыймакчы.

"Стационар лагерьлар 75 процентка тулы була ала. Мәктәп яны лагерьларына андый таләп юк", диде Авдонина.

Узган ел Татарстан лагерьларында 140 мең бала ял иткән булса, быел аларның саны 180 меңнән артып китәчәк. Лагерьларда эшләячәк 20 меңгә якын хезмәткәрнең әлегә 9 проценты гына вакцина ясаткан.

Татарстанда коронавирус чикләүләр алу мәсьәләсе май ахырында каралачак.

"Май бәйрәмнәре узгач 14 көн дәвам итүче инкубацион чорны көтәчәкбез. Шуннан соң нинди динамика булуын карарбыз. Май ае азагында чикләүләрне алыргамы, юкмы икәнлеген аңлый алачакбыз. Ләкин барысы да халыкның вакцина ясатуына бәйле", диде ул.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 20 670 очрак теркәлгән, 468 кешенең гомере өзелгән. Бүгенгә Татарстанда 263 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Гомум иммунитет оешсын өчен халыкның 60 проценты вакцина ясатырга тиеш ди рәсмиләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG