Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны хаҗ "махсус шартларда" узачагын белдерде


2020 елда хаҗ, Согуд Гарәбстаны
2020 елда хаҗ, Согуд Гарәбстаны

Хаҗ булачак, әмма пандемия сәбәпле иминлек саклау өчен өстәмә чаралар кертеләчәк диелә.

Согуд Гарәбстаны быел мөселманнарга хаҗ һәм гомрә гыйбадәтләрен үтәү рөхсәт ителәчәк дип белдерде. Әлеге хәбәрне Согуд мәгълүмат агентлыгы җиткерде. Быел хаҗ 17 июньнән 22 июльгә кадәр булачак.

Шул ук вакытта коронавирус пандемиясе белән көрәш максатыннан хаҗ кылу аерым шартларда башкарылачак диелә.

Изге җирләрне зыярат кылу чаралары "имин мохитта" барачак, чөнки кешенең сәламәтлеге һәм иминлеге корольлектә беренче урынга куела, диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанының санитар куркынычсызлык өчен җавап бирүче хезмәтләре хәлне бәяләү белән шөгыльләнә, COVID-19 чирен таратмау максатыннан кертелгән яңа шартлар турында соңрак игълан ителәчәк, диелә.

Мартта Согуд Гарәбстаны хакимияте хаҗга килүчеләрнең барысына да коронавирустан вакцинация узган булуы шарт, дип белдергән иде. Бу таләп чит илдән килүчеләргә дә, шушы ил кешеләренә дә кагыла диелде.

Соңрак чыккан карарга ярашлы, Согуд Гарәбстанына гомрә гыйбадәтен кылырга килүче чит ил кешеләренең барысының да коронавирустан дәвалануны капларга җитәрлек медицина полисы булуы шарт итеп куелды.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, 2020 елда Согуд Гарәбстаны чит илләрдән хаҗга килүне тыйды. Бары ул көннәрдә илдә булган кешеләргә генә хаҗ кылу рөхсәт ителде. 2020 елда Русиядән хаҗга 25 мең мөселман баруы көтелә иде, Татарстанга 1800 урын бүленде. Татарстанның "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми хаҗ-операторы хаҗ юлламасы алучыларга аның бәясен тулы күләмдә кире кайтару яки хаҗны 2021 елга күчерүне тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG