Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсе сәламәтлек саклау министры Мураховский исән килеш табылган


Александр Мураховский
Александр Мураховский

Министр 7 майда ауга чыккан җиреннән хәбәрсез югалган иде. Александр Мураховский – августта Навальный комада яткан хастаханәнең элеккеге баш табибы.

Омски өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Александр Мураховский исән-имин килеш табылган, хәзер ул медицина тикшерүе уза. Бу турыда өлкә хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мураховский 7 майда ауга чыккан җиреннән Большеуковский районы Поспелово авылы тирәсендә хәбәрсез югалган иде. Аны 9 майда коткаручылар һәм волонтерлар эзләде. Мураховский Баслы авылы тирәсендә урманнан үзе чыккан диелә.

9 майда медиа Омски өлкәсе сәламәтлек саклау министры һәм Омскиның 1нче санлы ашыгыч ярдәм хастаханәсенең элеккеге баш табибы Александр Мураховский ау вакытында югалганын хәбәр итте. Узган елның 20 августында, очкычта хәле начараеп кома хәлендә калган оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нәкъ менә Мураховский җитәкчелегендәге хастаханәгә китерелгән иде. Сәясәтчене хастаханәнең токсикореанимация бүлегенә салдылар. Быел ел башында ул вакытта шушы бүлектә эшләгән һәм Навальныйны дәвалаган ике табиб бер-бер артлы үлделәр. Мартта ашыгыч ярдәм хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Рөстәм Агишев 63 яшендә инсульттан үлде, февральдә шул ук хастаханәнең баш табибы урынбасары Сергей Максимишин 55 яшендә вафат булды, үлеменең сәбәбе - йөрәк өянәге диелде.

Германиядән Русияга кайтканда аэропортта оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны полиция тоткарлады. Мәхкәмә аны сигез ел элек ачылган "Ив Роше" эше нигезендә өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Аңа кадәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе әлеге эшне хокук бозып ачылган дип таныды. Навальный февральдән бирле Владимир өлкәсе Покров шәһәрендәге 2нче төзәтү колониясендә утыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG