Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Иерусалимда бәрелешләрдә яраланучылар саны 300дән арткан


Иерусалим
Иерусалим

Иерусалимдагы хәлләргә карата Русия, АКШ, Европа берлеге һәм БМО борчу белдерде.

Иерусалимда израил иминлек көчләре белән бәрелештә 305 фәләстин яраланган дип хәбәр итә Израилнең The Jerusalem Post басмасы Кызыл ярымай оешмасына сылтанып. Җиде кеше авыр хәлдә диелә.

10 май иртәсендә Әл-Акса мәчете җирлегендә янә чуалышлар башланган. Израил полициясе протестка чыгучыларга резин пулялар белән аткан һәм күз яше чыгаручы газ кулланган. Бәрелешләрдә полициянең тугыз хезмәткәре яраланган, аларның берсенә табиб ярдәме кирәк булган. Полициянең Twitter сәхифәсендә бүгенге бәрелешләр видеосы чыкты.

Иресулаимның Иске шәһәрендә киңкүләм чуалышлар 22 апрельдә, Рамазан ае кичке намазыннан соң башланды һәм майда дәвам итте.

Киренкелекнең артуын берничә фәләстин гаиләсе элегрәк тапшырган мөрәҗәгате нигезендә булырга тиешле мәхкәмә тыңлаулары белән бәйлиләр. 70тән артык кеше хакимиятләрнең күченеп килгән яһүдләр файдасына аларның йортларын тартып алу карары белән канәгать түгел. Тыңлаулар 10 майга планлаштырылган иде, ләкин Израил баш прокуроры карары белән ул кичетерелде. Яңа дата 30 көн эчендә билгеләнергә тиеш.

Әл-Акса мәчете бәрелешләр үзәгенә әйләнде. 10 майда полиция әлеге районга керүне тыйды, чөнки биредә Иерусалим көне уңаеннан йөреш оештырыла. Ел саен Иске шәһәрнең мөселманнар яшәүче кварталы буйлап йөрешне Израил яшьләре уздыра. Күп кенә фәләстиннәр йөрешне провокация дип бәяли.

Иерусалим көне 1967 елда Алты көнлек сугышта Иерусалимның көнчыгыш өлеше Израил контроленә күчкәннән соң бәйрәм ителә башлады. Быел Иерусалим көне мөселманнар өчен изге Рамадан аена туры килә.

Иерусалимдагы хәлләргә карата Русия, АКШ, Европа берлеге һәм БМО борчу белдерде. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Израил хакимиятләрен "аңына килергә" һәм гафу үтенергә чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG