Accessibility links

Кайнар хәбәр

WSJ: АКШ Әфганстаннан чыгарган гаскәрләрен Үзбәкстан һәм Таҗикстанга урнаштыруны карый


Әмма бу төбәктә Русия хәрбиләренең булуы һәм Кытайның йогынтысы артуы әлеге планнарны тормышка ашыруны кыенлаштыра дип таный рәсмиләр.

АКШ хакимиятләре алдагы айларда Әфганстаннан чыгарылачак гаскәрләрен Үзәк Азиядә - Үзбәкстан һәм Таҗикстанда урнаштыру мөмкинлеген карый дип хәбәр итә The Wall Street Journal Америка хәрби җитәкчелек тирәсендәге чыганакларга сылтанып.

Басма искәртүенчә, Пентагонга хәрби базалар солдатлар, артиллерия, пилотсыз очкычлар һәм авиация урнаштыруы өчен кирәк. Газет чыганаклары сүзләренчә, АКШ әфган хакимиятенә экстремистик "Талибан" хәрәкәтен тыеп торуда ярдәм итәчәк. Мондый максатлар өчен гаскәрләрне Әфганстан белән чиктәш илләрдә урнаштыру кулай.

Әмма бу төбәктә Русия хәрбиләренең булуы һәм Кытайның йогынтысы артуы әлеге планнарны тормышка ашыруны кыенлаштыра дип таный рәсмиләр. Хәрбиләр шулай ук гаскәрләрен Фарсы култыгы илләренә кертү турында да уйлый.

АКШ Кыргызстанда һәм Үзбәкстанда үз гаскәрләрен урнаштырганы бар иде, әмма 2005 һәм 2014 елларда алар чыгарылды дип искә төшерә басма.

АКШ президенты Джо Байден элегрәк белдергәнчә, Америка гаскәрләре Әфганстан җирләрен 11 сентябрь терактларының 20 еллыгына чыгарып бетерергә ниятли. WSJ чыганаклары алар 2021 елның июленә үк чыгарып бетерелергә мөмкин ди.

Шул ук вакытта Байден сугышчылар гаскәрләргә һөҗү башлаган очракта АКШ үзен һәм партнерларын "бөтен булган чаралар белән яклаячак", дип кисәтте.

АКШ һәм "Талибан" хәрәкәте арасында тынычлык килешүенә быел мартта бер ел булды. Әмма Әшрәф Гани хакимиятендә Әфганстанда тынычлык торышы начарайды дип саныйлар. Түрәләр гаепне талибларга йөкли. Экстремистик оешма илдәге һөҗүмнәрнең артуындагы ролен кире кага һәм Вашингтон белән солых килешүе Әфганстанда күп еллык сугышның тәмалануына китерүче юл дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG