Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсе Үләнкүл авыл берәмлеге башлыгына Каракүлдәге янгын өчен гаепләү белдерелгән


Каракүл янгыннан соң
Каракүл янгыннан соң

Тикшерү комитеты фикеренчә, Ләйлә Мөхәммәтшина ваемсызлыгы аркасында янгын Каракүл авылын яртылаш көлгә калдырган.

10 майда Тикшерү комитетының Омски өлкәсе идарәсе Үләнкүл авылы берәмлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшинага эре зыянга китергән ваемсызлык җинаять маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 293нче маддәсе 1.1. бүлеге) гаепләү белдергән. Куәт оешмасы фикеренчә, Мөхәммәтшина ваемсызлыгы аркасында янгын Каракүл авылын яртылаш көлгә калдырган.

"Тикшерү авыл берәмлеге башлыгы янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итмәгән, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы шартларында хәбәр итү системын, эвакуация чараларын тиешенчә оештырмаган дип ачыклады. Моннан тыш, Каракүл авылы тирәсендә янгынга каршы туфраклы җир булдырылмаган, авыл коры үләннән чистартылмаган диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Әлеге маддә нигезендә выл берәмлеге башлыгына 500 меңгә кадәр штраф яки ярты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әлегә Ләйлә Мөхәммәтшинага карата кайбер чикләү чаралары билгеләнгән диелә.

6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы 15 сәгать эчендә яртылаш янып бетте. Барлыгы 14 торак йорт, бер кибет, һәм тагын корылма янды, йортларның мичләре генә утырып калды. 20ләп гаилә йортсыз калды.

Ләйлә Мөхәммәтшина Азатлыкка сөйләвенчә, әлеге авыллар тирәсендә ел саен яз җитү белән янгыннар чыга. Урман, сазлыклар яна.

"Бу бит капылт кына чыккан фаҗига түгел. Сазлыкта яшибез. Яз җитсә ел саен шундый куркыныч яный. Урман янды, ут әле бер яктан, әле икенче яктан чыга, ә анда керерлек түгел, сазлык, аны кеше сүндерә алмый. Без инде авылларны көне-төне сакладык, әле бер авылга килеп җитәм, әле икенчесенә, кешеләр кизүдә торды. Инде ничә төн йокламыйбыз бит. Ә җил чыкты да ике яктан авыл ут эчендә калды да куйды. Ярты сәгать эчендә ярты авыл юк булды. Безнең күз алдында янды бит, янгын сүндерүчеләр дә, халык та берни эшли алмадык, чөнки каты җил чыкты бәхетсезлеккә каршы", дип сөйләде ул.

Тикшерү комитеты бу янгында авыл советы җитәкчеләре гаепле дигән фикерне башта ук әйтте. Ләйлә Мөхәммәтшина гаепне үз өстеннән төшерми: "Миндер гаепле, кем булсын тагын?! Әмма мөмкин булган барлык чараларны да күрдем. Урман яна башлагач та авылларны саклар өчен җир казылды. Әмма ут бит аны сикереп кенә узды. МЧС вәкилләре яңа кагыйдәләр нигезендә кимендә 10 метр казылырга тиеш дип аңлата, безнеке 6-7 метр булып чыккан. Авылда су белән проблемны хәл иттек, бу көннәрдә һәрвакыт су булды, әзерләндек. Янгын сүндерүчеләр дә урманнар янганын, авыл куркыныч астында булганын белә иде бит. Алар монда килеп йөрде. Урманнан янгын чыгу куркынычы әле дә бар. Урман янудан туктамады. Янгын белән көрәш әле тәмамланмады. Тагын өч авылга ут каба ала. МЧС вәкилләре шулай да бөтенесен карагач, "Ниләр эшләргә кирәк булган, барысын да эшләгәнсен", диделәр".

Каракүл авылы – борынгы себертатар авылларының берсе, андагы йортлар матурлап бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңаклары белән тарихи-мәдәни кыйммәткә ия иде. Моннан тыш, авыл халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре дә сакланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG