Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табигать министрлыгы: Русиядә нефть 59 елга җитәргә мөмкин


Русиядә нефть һәм газ конденсаты чыгару 2020 елда 8,6 процентка кимегән.

Русия җирләрендәге нефть – 59 елга, табигый газ 103 елга җитәчәк, дип белдергән табигать байлыклары һәм экология министры Александр Козлов РБК белән әңгәмәсендә.

"Кайдадыр ятмалар суыртылып бетерелеп бара, кайдадыр әлегә тулы көченә эшләми. Барыбер, геология эзләнүләрен үстерергә кирәк, шул исәптән суыртуы кыен булган җирләрдә дә" дип сөйләгән Козлов.

2020 елда Русия нефть һәм газ конденсатын табуны 8,6 процентка киметкән, һәм барлыгы 512,68 млн тонна суырткан, бу соңгы 10 елда иң аз күләм булган. Узган елда 694,3 миллиард куб метр газ чыгарылган.

Быелның апрелендә Роснедр башлыгы Евгений Киселев Русиядә нефть байлыгы 58 елга җитәр, ләкин рентабельле нефть 19 елга гына җитәчәк дип белдергән иде. Газ тупламнары 60 елдан да артыкка җитәр дип фаразланды.

Татарстанда "Татнефть" ширкәтенең 2020 елда нефть чыгаруы 13 процентка кимеде. Былтыр республикада нефть-газ-химия оешмалары Татарстанның берләштерелгән бюджетына 54 млрд сум күчергән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 41 процентка азрак.

Гомумән, Татарстанда узган ел нефть-химия тармагында җитештерү 8,4 процентка азайган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG