Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный тарафдарларына сайлануны тыючы канунны Русия думасы ашыгыч тәртиптә карый


Русия думасы бинасы, Мәскәү
Русия думасы бинасы, Мәскәү

Документ авторлары яңа канун сентябрьдәге сайлауларга кадәр эшләп китсен дип тырыша.

Русия думасы экстремист оешмаларга кагылышы булган затларга Дәүләт думасына сайлануны тыючы канун өлгесен беренче укылышта 18 майда караячак, дип хәбәр итә Коммерсант.

Документ авторларының берсе Василий Пискарев бу ашыгычлык сәбәбен канунны сентябрьдәге дума сайлауларына кадәр кабул итәргә теләүләре белән аңлаткан.

"Озакка сузмау мөһим. Коллегалар теләктәшлегенә исәп тотабыз, яңа нормалар Дәүләт думасына алда торган сайлауларга кадәр үк эшләп китсен өчен" дигән Пискарев.

Яңа канунга ярашлы, экстремист дип танылган оешмага нинди дә булса кагылышы булган кешеләр Русия думасына сайлана алмый. Бу тыю оешма җитәкчеләре, анда катнашучылар, волонтерларга гына кагылмый, гомумән, оешмага финанс, киңәш белән, матди яктан яки "башка төр" ярдәм күрсәтүчеләргә дә кагылачак.

Шул ук вакытта әлеге канун оешманы экстремист дип таныганга кадәр өч ел эчендә аңа ярдәм күрсәтүчеләргә дә кагылачак.

16 апрельдә Мәскәү прокуратурасы оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальный штаблары һәм "Ватандашларның хокукларын яклау фонды" оешмасын экстремист дип тану турында шикаять бирде.

Әлеге оешмалар булып кыланып, чынлыкта Русиядә "теләнмәгән" дип танылган чит ил һәм халыкара оешмалар эшли, дип белдерде прокуратура. Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе бу эшнең материалларын яшерде.

Апрель ахырында Росфинмониторинг Алексей Навальный штабларын экстремистлар һәм террористлар исемлегенә кертте.

Моңа кадәр шушы ук канун өлгесен эшләгән төркем думага "теләнмәгән" оешма эшендә катнашкан өчен җәзаны кырыслатучы канун өлгесе дә кертте.

Быел сентябрьдә Русия думасына сайлаулар узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG