Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирина Волынец: мәктәпкә һөҗүмнең сәбәбе - дәүләт идеологиясе булмау


Ирина Волынец
Ирина Волынец

Ирина Волынец 11 майдагы кебек һөҗүмнәр булмасын өчен балалар түгәрәкләргә йөрергә тиеш дип саный.

19 яшьлек Илназ Галәвиевнең мәктәпкә һөҗүм итүенең сәбәбе – "дәүләт идеологиясенең бөтенләй булмавы" дип белдергән Татарстан балалар омбудсмены Ирина Волынец "Соловьев Live" эфирында. Аның сүзләрен Znak.com китерә.

"Дәүләт идеологиясе булмыйча торып, балаларның дәресләрдән тыш шөгыльләнүе Советлар берлеге вакытларындагы кебек була башламыйча торып, җитмәсә, бу мәшгульлек дәүләт тарафыннан тәэмин ителергә тиеш... Безнең системны сизелерлек үзгәртмәсәк, мондый хәлләр, кызганычка каршы, кабатланып торачак. Һәр гаилә дә түгәрәкләр өчен түли алмый, бигрәк тә бала төрле түгәрәкләргә йөрергә теләсә" дигән Волынец.

Аннан алда ТАССка биргән коментарында Волынец Галәвиевның гаиләсе начарлардан саналмавы, ул үзе полициядә яки балигъ булмаганнар комиссиясендә хисапта тормавын әйткән. "Гаилә беркемдә дә шик тудырмаган. Уку урынында аның турында шактый басынкы, әдәпле, өс-башы тәртипле бала дип әйтәләр, ягъни башкалардан аерылып тормаган" дип сөйләгән Волынец.

11 майда Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүмнән соң элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев тоткарланды. Атышта җиде бала һәм ике укытучы үлде, ике дистә кеше яралар белән хастаханәгә эләкте.

Беренче сорау алу вакытында Галәвиев үзен "илаһи" (бог) дип санавын әйткән. Һөҗүмгә берничә атна кала ул телеграм-канал булдырып, анда үзенең бик күп санда "биочүп" юк итәргә җыенганын яза, "дөньяда терелек калырга тиеш түгел, бу галәмнең хатасы" дип язган.

Моңарчы Ирина Волынец 14 яшькәчә балаларга социаль челтәрләр белән файдалануны тыярга тәкъдим иткән иде. Татарстан депутатлары әлегә андый документны кертергә әзер түгел дип белдерделәр.

Шул ук вакытта белгечләр Интернетның балаларга начар йогынтысы дәлилләнмәгән булуын да әйтә. Мәсәлән, Татарстанда 2018-2019 елда балалар суициды очракларының берсе дә Интернетның начар йогынтысы аркасында булмаган. Бу турыда республикадагы балалар омбудсменының еллык хисабында әйтелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG