Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурманскида "Навальный чараларына чыгучы", "ирек сөючән" укучыларның исемлеген төзиләр


Балаларның исем-фамилияләре һәм "тәртипсез" дип бәяләрлек сыйфатлары язылган мәгълүмат интернетта ачык кулланылышка эләккән.

Мурмански өлкәсе мәгариф министрлыгы Казанда мәктәптә атыш булганнан соң өлкәдәге мәктәп җитәкчеләренә "тәртип бозуларга тартылучан", "сәбәпсез агрессия күрсәтүчән" укучылар һәм мәктәпне тәмамлаучыларның исемнәрен тупларга кушкан.

Рәсми карарны Мурманскидагы матбугат чаралары интернетта чыгарды. Мәгълүмат базасының интернеттагы сылтамасы да куелды. Бу исемлектә йөзләрчә баланың шәхси мәгълүматы булган, аерым алганда, аларның укыган мәктәпләре, социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә сылтамалар куелган. Бу исемлек ачык кулланылышка эләккән, бары медиалар игътибар иткәч кенә, сишәмбе киченә генә аны интернеттан алып куйганнар.

Медиазона исемлек белән танышып калган. Журналистлар әйтүенчә, балаларның тискәре сыйфатлары буларак мәктәп идарәсе вәкилләре "үз-үзенә кул салуга тартылу", "Навальныйны яклаган акцияләрдә катнашу", "авторитетларны танымау", "ирек сөючәнлек", "чикләрдән арынуга төгәл омтылыш" дигән сыйфатларны күрсәткән.

11 майда Казанның 175нче мәктәбендә элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Мылтыктан ут ачып, ул 7 баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яралар белән хастаханәгә эләкте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG