Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балалар тәрәзәдән сикерә башлады." Казан мәктәбендә атыш фаҗигасе


175нче гимназия, Казан
175нче гимназия, Казан

11 май Казанның 175нче гимназиясендә ут ачу нәтиҗәсенә 9 кеше һәлак булган, шуларның 7се - балалар. Һөҗүм итүче тоткарлаган. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев диелә.

11 май иртәсендә Казанда билгесез кеше 175нче гимназиягә мылтык тотып кергән һәм ут ачкан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урынга килеп Казанның 175нче гимназиясендә ут ачу нәтиҗәсендә 7 бала корбан булганын раслады, тагын 16 кеше (12 бала һәм 4 өлкән кеше) хастаханәгә китерелгән диде ул.

"Чаралар күрелә. Әлбәттә, мәктәпкә дә, гаиләләргә дә кирәк булган бар ярдәм күрсәтеләчәк. Бу - бөтен республика, илебез өчен зур фаҗига" диде ул.

Соңрак Миңнеханов Казанның бу мәктәптә эшләгән тагын бер хатын-кызның һәлак булуы турында хәбәр итте. Барлыгы тугыз кешене югалттык, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов: "7 баланы югалттык"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Гимназия Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан. Кайбер мәгълүматларга караганда, балалар тәрәзәләрдән дә сикергән. Ата-аналар мәктәп эченә автомат тоткан ике ир кергән дип сөйләде. Шулай ук шартлау булуы турында да хәбәр ителә.

Медиа язуынча, полиция һөҗүм итүчене тоткарлаган. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев диелә.

Эвакуацияләнгән балалар 181нче һәм 40нчы балалар бакчаларына урнаштырылган. Анда психологлар, табиблар һәм хокук саклау оешмалары вәкилләре эшли.

Бина янына куәт оешмалары вәкилләре һәм коткаручылар килгән. Ашыгыч ярдәм машиналары тора. Җәүдәт Фәйзи урамына юл ябыла. Казанның башка уку йортларында да иминлек чаралары кырыслатылган.

Казанда террорчылыкка каршы операция тәртибе кертелде. 12 май Татарстанда матәм көне игълан ителде, мәктәпләрдә дәресләр булмаячак.

Азатлык вакыйга урыныннан Инстаграмда җанлы трансляция алып барды һәм андагы кешеләр, ата-аналар белән сөйләште.

6 сыйныфта укучы кыз:

"Без урыс теле дәресендә утыра идек. Беренче катта каты тавышлар ишетелә башлады, без моңа игътибар итмәдек. Шуннан шартлау артканнан-арта барды. Малайлар тәрәзәгә йөгереп килеп беренче катка карадылар. Тәрәзәләр, өстәлләр бәреп чыгарылган иде. Шуннан шартлау икенче-өченче катка күчте. Бездә паника башланды, минем йөрәгем авыртырга тотынды.

Мәктәп мөдире өстәлләрне ишек янына китергә кушты. Без бөтен өстәлләрне ишекне каплар өчен тартып китерә башладык. Икенче каттан балалар тәрәзәдән сикерергә тотынды. Шуннан шау-шу арта барды. Янгын сүндерүчеләр килеп безне чыгарды. Безгә берни аңлатмадылар, чыгардылар һәм җибәрделәр. Атыш тавышларын гына ишеттек.

Безнең сыйныфта зыян күрүче булмады. Әмма өчләп укытучыны алып киттеләр. Алар аңсыз иде. Һәм канга баткан малай булды".

Мәктәп янында яшәүче ханым:

"Миңа бу фаҗига турында ишетеп ирем шалтыратты, тиз генә мәктәпкә барып баланы алып кайтырга кушты. Улыбыз һөҗүм булган мәктәптә түгел, якындагы башка мәктәптә укый. Безгә укытучы теләгән кеше балаларын алып китсен диде. Барлык балалар да имин булуын, барлык мәктәпләр янында штаблар оештырылуын әйтте. Бөтен ата-аналар да балаларын алырга ашыкты. Ата-аналар хәзер балаларын мәктәпкә илтергә курка.

Машинамны 175нче мәктәп янында калдырган идем. Аның янына барганда, полиция туктатты, мәктәпне хәзер штурмлау башлана диде, читкә китәргә кушты. Мәктәптә ут ачу яки шартлау булу мөмкинлеге турында кисәттеләр. 175нче мәктәп янында бик күп ата-аналар елап утыра иде".

5нче һәм 6нчы сыйныф укучылары атасы:

"Балаларымны башка укучылар белән бергә эвакуацияләгәннәр. Көчле шартлау тавышын ишеттем, ни булганлыгын карарга чыгарга җыенганда улым телефоннан шалтыратты да, "Әти, борчылма. Безнең мәктәптә шартлау булды" диде.

Мин тиз генә киенеп мәктәп янына йөгердем һәм балаларымны өйгә алып кайттым. Мондый фаҗиганең нидән килеп чыгуын һич тә аңлап булмый.

Балалар бик каты курыккан. Шартлау тавышы хәтта ишегалды аша да шул кадәр көчле ишетелде, ә анда булган балаларның нинди хәлдә булуын Аллаһ кына белә. Улларым бик көчле стресс хәлендә".

5нче сыйныф укучысының атасы:

"Бу хәлләр турында миңа хатыным шалтыратып әйтте, мин эштә идем. Аллага шөкер, балаларымны чыгарып өлгергәннәр, хәзер өйдә алар, имин. Башка балалар турында мәгълүмат та юк, берни әйтә алмыйм. Мин үзем Сәламәтлек саклау министрлыгында эшлим, инде бер сәгатьләп монда ничек булышырга дип йөрибез, команда көтәбез".

Мәктәп укучысы, үзе бүген мәктәптә булмаган:

"Мин бүген мәктәптә булмадым, авырдым. Дустым сөйләгәнчә, барысы да алар ашханәдә ашаганда булган, ашханәдә булуыбыз бәхеткә булды диде. Алар шартлау ишеткәннәр, аларны шунда ук ризык әзерләнә торган бүлмәгә керткәннәр. Шуннан соң алар эвакуация ишеге аша качканнар, коймадагы тишек аша мәктәп территориясеннән чыкканнар. Качып өлгерделәр, дустым тәрәзәдән сикерүче малайны күргәнен әйтте. Видео җибәрделәр, мәктәптә яраланучылар күп, бик дәһшәтле күренешләр, ашханә дивары да җимерелгән диләр".

"Медиазона" сөйләшкән мәктәп укучысы:

"Без сыйныфта булганда, башта шау-шу ишетелде. Без сыйныфта 25 укучы һәм укытучы булган идек. Директор радиодан ишекләрне ябарга кушты. Без башта ишекне яптык, ләкин тавышлар ишетелмәгәч, барысы да бетте, чыгарга мөмкин дип уйладык. Сыйныфны ачабыз, анда бөтен пыялалар ватык, коридордан пистолет белән [атучы -ред.] йөгереп чыга. Йөзен күреп өлгермәдек.

Без ишекне ябып өлгердек. Ул безгә: "Бу полиция, сезне көчләп тоталармы?" дип сорады. "Әйе, әйе, безне монда тоталар", дидек. Ул "хәзер барыгызны да чыгарачакбыз" диде һәм ишеккә кага башлады. Шуннан соң коридорга чын полиция чыга, һәм ул йөгереп китәргә тырыша. Ул йөгерде һәм ата башлады, безнең ишеккә дә эләкте, пуля очып керде. Шуннан соң безгә "ачыгыз, бу полиция" дип әйкәндә, без "сез чыннан да полицияме" дип сорадык. Безгә белешмәне күрсәттеләр, чыннан да шулай язылган. Без аңа ишекне ачтык та, ул безне чыгарды. Дус кызым үкереп елый, анда 20 кеше үлгән, зыян күргән диләр".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG