Accessibility links

Кайнар хәбәр

Караджич гомерлек төрмәдә Британиядә утырачак


Радован Караджич
Радован Караджич

Караджичка 75 яшь, ул геноцидта гаепләнә.

Һааг трибуналы гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән Босния сербларының элекке җитәкчеләренең берсе Радован Караджич Британиядәге төрмәләрнең берсендә утырачак. Бу хакта Британия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Караджичка 75 яшь. 2016 елда Һаагтагы элекке Югославия трибуналы аны 26 ел элек Сребреницада берничә көн эчендә сигез меңләп боснияле ир-егет һәм өлкәннәрне үтерергә кушканы өчен 40 елга ирегеннән мәхрүм итте. 2019 елда апелляция инстанциясе бу карарны гомерлек төрмәгә алыштырды. Аны кешелеккә каршы башка җинаятьләр һәм хәрби җинаятьләрдә гаепле дип таптылар. Шул исәптән аның 1992-94 елларда Босниядә сугыш вакытында этник чистартулар кампаниясендәге һәм Сараевоны камап алудагы роле исәпкә алынды.

Караджич 2008 елда Белградта кулга алынып Һаагка китерелде. 12 ел качып йөрде. 2006 елда изоляторда Сербиянең элекке президенты Слободан Милошевич вафат булганнан соң, Караджич сугыш җинаятьләре өчен мәхкәмә алдына баскан иң югары дәрәҗәдәге серб рәсмие булып калды.

Караджичтан тыш, геноцидта гаепләнеп Босния серблары генералы Ратко Младичка да гомерлек төрмә бирелде. 8 июньдә Һаагтагы мәхкәмә апелляция шикаятенә карар чыгарачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG