Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 175нче гимназиясе укытучыларына дәүләт бүләкләре биреләчәк


Казан, 11 май
Казан, 11 май

Моннан тыш, укытучылар һәм укучыларга җәйге ял оештырылачак диелде.

Казанның 175нче гимназиясе укытучылары һәм хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылачак. Бу хакта бүген Русия президенты Владимир Путин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"Гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре катлаулы вакытта үзләрен каһарманнарча, югары профессиональ дәрәҗәдә тотты. Инглиз теле укытучысы үзенең гомере хакына балаларны саклап калды. Атыш вакытында укытучылар үз укучылары өчен көрәшергә әзер иде. Беркем дә үз урыныннан чигенмәде. Мин гимназия укытучыларына һәм хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру буенча тәкъдим әзерләүне көтәм", диде ул.

Киңәшмә вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гимназиядә корбан булган тугыз кешенең алтысына 1 млн сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелүен белдерде. Хастаханәдә авыр хәлдә ятучы алты кешегә дә ярдәм бирелгән. Әлеге чыгымнарны Татарстан үз хисабыннан башкара. Билгеле булганча, корбаннарның гаиләсенә 1 млн сум, уртача һәм авыр хәлдә зыян күрүчеләр өчен 400 мең сум, җиңелчә зыян күрүчеләргә 200 мең сум акчалата ярдәм күрсәтелү карары кабул ителде.

"Калган гаиләләргә ярдәм сәламәтлекләренә ни дәрәҗәдә зыян килүе турындагы медицина нәтиҗәләренә карап биреләчәк. Әлбәттә, җәйге вакытта балаларга һәм укытучыларга ял оештырырга җыенабыз", диде Миңнеханов.

"Безнең банклар мөрәҗәгать итте инде. Әгәр дә гаиләләрнең кредитлары, яки тернәкләнүгә ихтыяҗ бар икән, без бу эшне ахыргача эшләп бетерәчәкбез", дип өстәде Татарстан президенты.

Хәзер яраланган өч кеше авыр хәлдә кала, диелде хөкүмәт киңәшмәсендә.

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм 11 майда булды. 9 кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Атыштан соң 19 яшьлек Илназ Галәвиев тоткарланды, әлегә ике айга сак астына алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG