Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Галәвиев ике айга сак астына алынды


Илназ Галәвиев мәхкәмәдә

Илназ Галәвиев гимназиягә һөҗүм оештыруда гаебен таныган.

Казанның Совет районы мәхкәмәсендә 175нче гимназиягә һөҗүмнән соң тоткарланган Илназ Галәвиевкә чикләү чарасы чыгарылды. Тикшерү комитеты аны ике айга сак астына алуны сорады, хөкемдар бу мөрәҗәгатьне канәгатьләндерде.

Тикшерү утырышта белдергәнчә, Галәвиев гаебен таныган.

175нче гимназиягә һөҗүмнән соң Русия Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2нче бүлеге нигезендә җинаять эше ачылды. Әлеге маддә гомерлек төрмәгә кадәр җәза бирүне күз уңында тота.

11 майда Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүмнән соң элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев тоткарланды. Атышта җиде бала һәм ике укытучы үлде, ике дистә кеше яралар белән хастаханәгә эләкте.

Русия Тикшерү комитеты мәгълүматынча, Галәвиевнең туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән, элегрәк ул башы бик каты авыртып табибларга мөрәҗәгать иткән булган.

"Илназ Галәвиев табибларда - психиатр һәм наркологта исәптә тормаган. Әмма ачыклануынча, ул башы бик авыртып берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән. Былтыр аңа баш мие авыруы турында диагноз куелган. Ел башыннан туганнары аның үз-үзен тотышында агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән. Бүгенге үз-үзен тотышы аның белән тикшерү эшләрен тулысынча алып барырга мөмкинлек бирми", диелде Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Татарстан балалар омбудсмены Ирина Волынец Галәвиевнең гаиләсе начарлардан саналмавы, ул үзе полициядә яки балигъ булмаганнар комиссиясендә хисапта тормавын әйтте. "Гаилә беркемдә дә шик тудырмаган. Уку урынында аның турында шактый басынкы, әдәпле, өс-башы тәртипле бала дип әйтәләр, ягъни башкалардан аерылып тормаган" дип сөйләде Волынец.

Илназ Галәвиев

Илназ Галәвиев (19 яшь) — 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясенә килеп мылтыктан ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана.

  • Галәвиев үзе дә дүрт ел элек шушы гимназияне тәмамлаган. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елның 26 апрелендә аннан куыла.
  • Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Life язуынча, Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.
  • "Татмедиа" телеграм каналы язуынча, Галәвиевкә корал алу өчен таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән.
  • Русия Тикшерү комитеты исә Галәвиевтә баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерде.
  • Гимназиядәге һөҗүмгә берничә көн кала Илназ "Бог" исемле телеграм каналы ачкан һәм анда үзен Бог дип игълан иткән. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куйган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG