Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тыныч тычкан иде". Мәктәптә ут ачкан егет турында нәрсәләр билгеле


Илназ Галәвиев (сулдан икенче) мәхкәмәдә, 12 май 2021
Илназ Галәвиев (сулдан икенче) мәхкәмәдә, 12 май 2021

Казан гимназиясендә 9 кешене атып үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевне белүчеләр аны күбрәк уңай яктан сурәтли. Галәвиевкә корал алу өчен таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән, әмма Русия Тикшерү комитеты егеттә баш мие авыруы булган дип белдерде.

11 майда Казанның 175нче гимназиядә 9 кешене атып үтергән, 20ләп кешене яралаган Илназ Галәвиев әлеге гимназияне дүрт ел элек тәмамлаган. Шуннан соң ул "ТИСБИ" уку йортында IT белгечлегенә укый башлаган, әмма начар уку сәбәпле 26 апрельдә аны көллияттән чыгарыга карар ителгән.

ТИСБИдә аны яхшы укучы буларак сурәтлиләр. ТИСБИ ректоры Нэлла Прусс "Mash Iptash" телеграм каналына Галәвиевнең әдәпле булуын, низаглар чыгармавын, гел комьютер белән мавыгуын сөйләгән.

Нэлла Прусс
Нэлла Прусс

— Бер тыныч кына тычкан иде. Өч ел буе тыныч кына утырды. Пөхтә, адәпле. Беркем белән дә бик дуслашмады. Гыйнвар аеннан укырга йөрми башлады, нәтиҗәдә дәүләт имтаханнарын тапшыра алмады, тәҗрибәсен якламады. Аның ни кадәр тыныч булуын күз алдына да китерә алмыйсыз, ди Прусс.

Илназны белгән кешеләр аның тыныч булуын, кешеләр белән бик сөйләшмәвен, әмма яхшы укуын әйтә.

Көллияттән куылган өчен әтисе Илназны бик каты ачуланган.

Көллияттән куылгач ике көннән ул коралга ия булу рөхсәте алган. Life язуынча, Илназ Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып бер сәгатьтән артык корал сайлаган һәм нәтиҗәдә кечкенә ядрәләр атучы Hatsan ESCORT мылтыгын сатып алган. Бу — кибеттә әлеге корал төркемендәге мылтыкларның иң арзанлысы булган. Русия аннексияләгән Кырымның Керич шәһәре көллиятендә 2018 елның көзендә 21 кешене атып үтергән Владислав Росляков та шул ук коралны кулланган иде.

Life шулай ук Илназның мондый корал алу таләпләрен яхшылап өйрәнгәнлеген, психиатрда тикшерелүен һәм аучы буларак теркәлүен яза. "Татмедиа" телеграм каналына язуынча, Галәвиевкә корал алу өчен таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Табиб тикшерүчеләргә, әгәр ниндидер шиге булган булса, шунда ук ныклабрак тикшерүгә җибәргән булачагын әйткән. Көн дәвамында бик күп кешеләрне тикшергәнгә күрә, ул Галәвиевне бик хәтерләмәвен әйтә. Тикшерүчеләр психиатрдан Галәвиевне тикшерү турындагы бөтен документларны алган.

"Мин Бог булып тудым. Моны үзем аңладым. Тиз генә түгел, ике ай элек. Ә җәен миндә аждаһа уяна башлады, бөтен кешене күрә алмый башладым. Мин һәрчак беркемне дә күралмый идем. Миңа үзеңнең экстрасенсор һәм психологик нәрсәләреңне тагарма маташма, мин ахмак түгел", ди Илназ полиция хезмәткәренә кулган алынуының беренче сәгатьләрендә.

Гимназидәге һөҗүмгә берничә көн кала Илназ "Бог" исемле Telegram-канал ачкан һәм анда үзен Бог дип игълан иткән. Telegram әлеге каналны инде япты, әмма Илназ кешеләрне үтерергә барачагын ул каналда алдан игълан иткән булган.

"Мин Бог буларак, һәркемнең үзен минем колым булуын тануын телим. Сез мин теләгән бар нәрсәне дә эшләргә тиеш. Дөньяда тереклек калмаска тиеш, бу — Хаятнең хатасы. Мин сезнең барыгыздан да арыну өчен бу дөньяга кеше калебендә килдем", дип язган булган ул алдан ук.

Ә гимназиягә китәр алдыннан үзенең "Бог" дип язылган битлектә төшкән фотосын да шул ук каналда чыгарган һәм мәктәпкә барып күп кешеләрне үтерәчәген, аннан соң соң үзе дә үләчәген язган. Ә тагын ярты сәгатьтән аның мылтык тотып ашыкмый гына мәктәпкә баруы урамдагы бер видеокамерага эләккән. Ул хәтта узып баручы бер кешегә мылтыгын күрсәтеп болгап ала. Әмма аны туктатучы булмый.

Илназ Галәвиевне һәм аның гаиләсен күршеләре "интеллигент" кешеләр иде дип сурәтли. "Бик интеллигент булып күренәләр иде. Әнисе дә, балалары да. Читтән караганда интеллигент кешеләр булуы күренә иде", диде Азатлыкка Илназның бер күршесе.

Илназ Галәвиевнең әтисе Baza-га бу хәлгә бик гаҗәпләнүен белдергән. Аның әйтүенчә, Илназ дини кеше булмаган, кәефе дә начар булмаган. Әтисе яңа фатирда төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгәнгә, Илназ күбрәк әтисенең иске фатирында торган.

Илназ белән гимназиядә параллель сыйныфта укыган бер кыз URA.RU-га аның бер укытучыга ачулы булу мөмкинлеген әйткән. Янәсе ул укытучы хатын-кыз Илназны ошатмаган һәм аның гимназиядән куылуын теләгән. Галәвиев үч алырга теләгән булырга мөмкин ди ул.

— Без бик аралашмый идек. Әмма, хәтерләвемчә, тәнәфес вакытларында ул гел ялгызы гына каңгырып утыра иде. Шулай да безнең сыйныфлар бик дус, яхшы иде, беркем дә аны мыскылламады, рәнҗетмәде, дигән әлеге кыз.

Галәвиевкә корал алу өчен таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән булса, чәршәмбедә Русия Тикшерү комитеты анда баш мие авыруы булган дигән белдерү ясады. Комитет​ мәгълүматынча, 175нче гимназиягә һөҗүм ясаган Илназ Галәвиевның туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән, элегрәк ул башы бик каты авыртып табибларга мөрәҗәгать иткән булган.

"Илназ Галәвиев табибларда - психиатр һәм наркологта исәптә тормаган. Әмма ачыклануынча, ул башы бик авыртып берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән. Былтыр аңа баш мие авыруы турында диагноз куелган. Ел башыннан туганнары аның үз-үзен тотышында агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән. Бүгенге үз-үзен тотышы аның белән тикшерү эшләрен тулысынча алып барырга мөмкинлек бирми", диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG